Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 февраль 2020, 14:55

Чыгарылыш сыйныфлар Дәүләт җыелышы депутаты һәм Яшьләр палатасы вәкилләре белән очрашты

7 февральдә Чишмә районы хакимияте бинасында актив яшьләр һәм Башкортстан Республикасы Корылтае карамагындагы Яшьләр палатасы вәкилләре очрашты.

Чарага Чишмә поселогының гомуми белем бирү учреждениеләренең чыгарылыш сыйныф укучылары чакырылды.
Очрашуның төп темасы яшьләрнең яңа мөмкинлекләре һәм көнүзәк трендлар турында булды. Спикерлар үз чыгышларында яшьләргә ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү һәм һөнәри юнәлеш табарга ярдәм итү, шулай ук алар катнаша алган чаралар турында сөйләделәр.
Атап әйткәндә, 2016 елдан башлап бөтен ил буенча яшьләрнең активлыгын исәпкә алып баручы «Рәсәй яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы эшләтелә башлавы турында сүз барды.
Чакырылган кунаклар арасында Башкортстан Республикасының Яшьләр иҗтимагый палатасы рәисе Зарина Газизова да бар иде.
– Бүген яшьләрне Рәсәйнең башка төбәкләрендә уку кызыксындыра, әмма Башкортстанның югары уку йортлары ректорлары советын җитәкләгән кеше буларак, республикада да бик күп яхшы югары уку йортлары күп, дип әйтәсем килә, – дип билгеләп үтте БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Раил Әсәдуллин. – Аларның өстенлеге Рәсәйнең иң яхшы уку йортлары исемлегендә булуда гына түгел, студентларга белем алу өчен өйдән һәм гаиләдән ерак китәргә туры килмәүдә дә.
Спикер Егор Тарасевич югары сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирү, мәктәптә үз эшчәнлеген нәрсәдән башлап җибәрүе, Уфаның югары сыйныф укучылары шәһәр советын оештыруы турында сөйләде.
– Җәмәгать эшчәнлеге белән 12 яшемдә шөгыльләнә башладым, мәктәптә волонтер һәм югары сыйныф укучылары советы әгъзасы булдым. 2016 елда Уфа шәһәренең югары сыйныф укучылары советын оештырырга булдык, хәзер мин Башкорт дәүләт университетының беренче курс студенты, шулай ук Яшьләр җәмәгать палатасы вәкиле булып торам. Актив булыгыз, чөнки киләчәктә уңышка ирешүегез нәкъ сезнең активлыкка бәйле булачак, әгәр нинди дә булса инициатива күрсәтергә омтылсагыз, сезгә, һичшиксез, игътибар итәчәкләр, – дип сөйләде Егор Тарасевич.
Читайте нас: