Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 февраль 2020, 12:10

Тешләр торышын стоматологлар тикшерә

9 февральдә Рәсәйнең табиб-стоматологлары һөнәри бәйрәмнәрен билгели.

Халыкара стоматолог көне алдыннан гәзит хәбәрчесе Чишмә үзәгендәге район дәваханәсенең стоматология бүлеге мөдире Венера Мостафина белән очрашты.
Әлеге бүлектә биш стоматология кабинеты бар, 14 квалификацияле белгеч, шул исәптән өч участок стоматологы, ә Чишмә районы буенча 5 теш табибы һәм 12 стоматолог эшли.
Стоматология бүлеге белгечләре тешләрне алу, дәвалау һәм протезлау буенча хезмәтләр, шулай ук анестезия кебек түләүле хезмәтләр күрсәтәләр, пациентның теләге буенча чит илдә эшләнгән пломба материалы кулланалар.
Стоматологка бару өчен Колл-үзәккә шалтыратып дәүләт хезмәтләре аша, шулай ук поликлиникада урнашкан инфомат аша язылырга мөмкин. Венера Мостафина сүзләренә караганда, якшәмбе көнне һәм кич белән ашыгыч ярдәм күрсәтүче дежур стоматологлар эшли, аларга теш бик нык авырткан очракта, кабул итү бүлмәсе (приемный покой) аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
2019 елда бүлеккә ике стоматология кәнәфие кайтарылган – аларның берсе балалар кабинетына, ә икенчесе балаларны кабул итү өчен хирургия кабинетына куелган. Ә 2020 елда өлкәннәр өчен ике стоматология кәнәфие, шулай ук яман шеш авыруларын диагностикалау өчен АФС аппараты кайтарылачак.
– Алкин-2 мәктәбендә «Взлетай» белем бирү проектының «Сәламәт елмаю» модуле буенча стоматология кабинеты ачылды, – дип билгеләп үтте Венера Кангаз кызы. – Яңа кабинетта барлык кирәкле җиһазлар һәм эш кораллары бар, әлегә лицензия алу процессы бара, ә икенче марттан укучыларны график буенча кабул итә башлыйбыз.
Тешләрегез сәламәт булсын өчен, стоматологлар елына ике тапкыр табибка күренергә, шул исәптән авыз куышлыгы гигиенасын үтәргә, дөрес тукланырга, бигрәк тә зарарлы гадәтләрдән баш тартырга киңәш итә. Ә тешләре еш бозыла торган кешеләргә елга дүрт тапкыр профилактик тикшерү узарга кирәк.
– Хезмәттәшләремә игелекле эшләре өчен рәхмәт әйтәсем, һөнәри бәйрәм көнендә сәламәтлек, данлы казанышлар, гаиләләрендә бәхет, якыннарының исән-сау булуын телисем килә, – дип гәзит аша теләкләрен тапшыруны сорады Венера Кангаз кызы.
Читайте нас: