Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 февраль 2020, 14:35

Балалар иминлеге – беренче чиратта!

Хатын-кыз бала тудырганнан соң медицина хезмәткәрләре күзәтүе астында була, ул аларга теләсә кайсы вакытта һәм теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итә ала.

Ә менә дәваханәдән чыкканнан соң яшь әниләрнең күбесе баланы дөрес карыйммы, дип борчыла башлый, сабыйны ашату һәм режим буенча сораулар туа.
– Моның өчен кечкенә баланы поликлиникага алып килү мәҗбүри түгел, чөнки Чишмә районында, бөтен Рәсәйдәге кебек, яңа туган балага өйгә килеп медицина ярдәме күрсәтү системасы эшли, – диде Чишмә үзәк район дәваханәсе баш табибының балачак һәм бала табуга ярдәм итү буенча урынбасары Лилия Шәфигуллина.
Аның сүзләренә караганда, Чишмә районында бер яше тулмаган 400дән артык бала бар, һәм аларга әти-әниләренең даими теркәлү урыны һәм мотлак медицина страховкасы полисы булу яки булмауга карамастан, өйгә килеп медицина ярдәме күрсәтү оештырылган. Патронаждагы медицина хезмәткәрләренең төп бурычы – бала һәм ана сәламәтлеген, шулай ук гаиләнең яшәү шартларын бәяләү. Патронажны участок педиатры, ерак авылларда фельдшер үткәрә.
– Яңа туган сабыйга өйгә килеп медицина ярдәме күрсәтү балалар арасында үлем очракларын кисәтә, кызганычка каршы, әлегә ул республикада шактый югары дәрәҗәдә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бер яшькә кадәрге балалар тәрбияләнгән имин булмаган гаиләләр буенча ведомствоара комиссия белән берлектә өстәмә рейд оештырылды, – дип билгеләп үтте Лилия Әнәс кызы.
Бала табу яшендәге хатын-кызларның күбесе стресска чыдам түгел, сәламәтлеге какшаган, шуңа күрә алар баланы авыр таба, өзлегә, боларның барысы да турыдан-туры сабый сәламәтлегенә йогынты ясый.
– Быел безнең районда сөт кухнясы ачылды. Өч яше тулмаган балалар, элеккечә, дәвалаучы табиб рецепты буенча дарулар белән бушлай тәэмин ителә. Чәршәмбе сәламәт бала көне булып кала, без сәламәт сабыйлар табибка авыру балалар белән бер көнне килмәсен өчен, аерым вакыт билгелибез, – дип хәбәр итте Лилия Шәфигуллина.
Ул сакчыл дәваханә темасын дәвам итеп, ныклап авыручы балалар беренче каттагы боксларда кабул ителә, шунда ук кичектергесез ярдәм күрсәтү кабинеты да бар, дип хәбәр итте. Физиологик процедуралар, прививкалар, массаж ясау өчен аерым кат билгеләнгән. Өченче катта балалар почмагы оештырылган, анда алар үз чиратларын көткәндә рәсем ясый, уйный ала. Узган ел ахырында балалар поликлиникасы өчен яңа УЗИ аппараты алынган, махсус белгеч эшли.
– Грипп, кискен респиратор вируслы инфекция кебек мизгелле авырулар вакытында ата-аналарга кечкенә балалары белән халык күп җыелган урыннарга барудан тыелып торырга киңәш итәм. Бик кирәк булса, җәмәгать урыннарында битлек кияргә, кайтканнан соң кулларны сабынлап юарга кирәк, – дип киңәш итте Лилия Әнәс кызы.
Моны белү мөһим!
Әгәр бала кинәт авырып китсә (температурасы күтәрелсә, тын алуы авырлашса һ. б.) кичекмәстән үзегезнең участок педиатрына яки ашыгыч ярдәмгә шалтыратыгыз: 103, 8 (34797) 2-22-54. Шулай ук түбәндәге телефон буенча балалар поликлиникасы регистратурасына шалтыратырга мөмкин: 8 (34797) 2-22-43 (дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00–20.00, шимбә көнне 8.00–16.00). Төнлә, ял яки бәйрәм көннәрендә ашыгыч ярдәм чакыртырга яки кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.
Читайте нас: