Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 февраль 2020, 19:11

Бию үзеңне иркен тотарга өйрәтә, ышаныч өсти...

Баланы буш вакытында нәрсә белән кызыксындырырга?

Әти-әниләрнең күбесе үз-үзенә шул сорауны бирәдер, мөгаен.
Ә бит безнең районның өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дистәләгән кызыклы түгәрәк һәм спорт секциясе бар. Аныграк итеп әйткәндә, балагыз төрле яклап үсеш алсын өчен районда 32 сәнгать, фәнни һәм спорт түгәрәге эшли. «Чишмә» гәзите редакциясе әти-әниләргә балаларын кызыксындырырлык түгәрәк сайларга ярдәм итәргә тырышачак. Әйдәгез, башта «Бусинки» бию түгәрәгенең кече төркемендә барган дәресләргә күз салыйк. Без барганда алар күнегүләр ясый иде. Ун кыз һәм өч малай бию хәрәкәтләрен һәм позицияләрне кабатлыйлар.
– Арканы туры тотабыз! Аяк очларын сузабыз! Азалия, ваграк басып атла, – бию залында шундый сүзләр генә ишетелә.
Арытаба балалар гимнастика күнегүләрен келәмдә кабатлыйлар.
– Аякларны бергә тотып өскә күтәрәбез. Ә хәзер бака кебек хәрәкәтләр ясыйбыз.
– Гайшә Шакирҗан кызы, мин эшли алдым.
– Афәрин, булдырдыгыз! Ял итеп алыгыз инде.
«Бусинки» бию ансамблендә дәресләрне 37 еллык эш стажы булган укытучы Гайшә Гобәйдуллина алып бара. Аның күп кенә укучылары биюгә тугры калган, мәсәлән, Әнфисә Сәйфетдинова – сәнгать мәктәбендә хореограф. Озак еллар Дурас мәктәбендә эшләгән, «Тамчылар» бию коллективына җитәкчелек иткән. Бу коллективның чыгышлары күп кенә район чараларының бизәге булып тора. Алар – «Звонкий каблучок» һәм «Байык» кебек республика бию бәйгеләре призерлары.
Аның сүзләренә караганда, бию – ул хис-кичерешләр, нәфислек, үз-үзеңне тота белү, сыгылмалылык. Тәҗрибәле педагог малайларның әниләренә биергә өйрәнүнең максатка ярашлы булуы турында аңлатуыбызны үтенде: «Сезгә бии белүче һәм хатын-кызларны биергә чакырырга оялмаучы ир-атлар ошыйдыр, мөгаен? Менә улыгызны да кызлар яратыр. Практикамда бары тик малайлардан гына торган бию ансамбле булды. Алар миндә алты ел шөгыльләнделәр. Күз алдына китерегез, алар үзләрен иркен тота башладылар, салкын тиеп авырмадылар диярлек, сын-гәүдәләре матурайды һәм, гомумән, алар тормышка ышаныч белән карый башладылар. Моннан тыш, бию белән шөгыльләнү балаларны сәхнәдә күп кеше алдында чыгыш ясаудан оялмаска өйрәтә, ә бу һәрвакыт: имтиханнарда, диплом яклаганда, шулай ук аралашканда да кирәк булачак».
Бу уку елында ансамбльгә биш төркем тупланган, аларның икесе алты яшьлекләр. Атнага өч тапкыр шөгыльләнәләр.
Балаларның бию белән бик теләп шөгыльләнүе сизелеп тора, ә музыка астында хәрәкәтләр ясау, билгеле булуынча, балалар организмын ныгыта.
Читайте нас: