Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 февраль 2020, 17:05

Ел укытучысы билгеләнде

Һәр укучының сәләтен ачу мөһим

30 гыйнварда Пионерлар һәм укучылар йортында «Ел укытучысы-2020» бәйгесенә йомгак ясалды.
Быелгы бәйгедә катнашу өчен районның ун педагогы – инглиз, рус, башкорт телләре, башлангыч сыйныфлар укытучылары, шулай ук физкультура укытучысы гариза бирде. Сүз уңаеннан аның район бәйгечеләре арасында бердәнбер ир-ат булуын әйтеп узыйк. Караякуп һәм поселокның беренче мәктәпләреннән елның иң яхшы укытучысы исеменә икешәр укытучы дәгъва итте. Бәйгедә шулай ук гимназия, Чишмә поселогының икенче, бишенче мәктәпләре, Дмитриевка, Алкин-2 һәм Бәкәй мәктәпләре укытучылары да катнашты. Бәйге өч этапта үткәрелде.
Бәйгенең беренче өлешендә алар ни өчен укытучы һөнәрен сайлаулары һәм педагогик принциплар турында яздылар. Икенче өлешендә башка мәктәптә дәрес үткәрделәр. Өстәвенә, дәрес темасы бәйге көнендә генә игълан ителде.
Менә бәйгегә йомгак ясарга вакыт җитте. Анда ике этаптан соң югары баллар җыйган укытучылар катнашты. Алар үзләренең педагогик технологияләрен яклау буенча осталык класслары үткәрделәр. Беренче булып 5нче мәктәпнең рус теле укытучысы Наина Ганиева чыгыш ясады. Ул лэпбук ясау технологиясен – буклетларның кызыклы формасын күрсәтте. Аның технологиясенең девизы – «Үзаллы укырга өйрәтү». Ә беренче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Альбина Габитова «Укытуның актив ысуллары каскады» дип исемләнгән осталык классы үткәрде. Аның җитәкчелегендә залда утыручылар «Хәерле көн», «Куллар белән кагылырга!» уеннарында катнаштылар. Ә физкультминутка урынына аның дәресләрендә – релаксация, балалар күзләрне йомып җиңел биремнәр эшлиләр. 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Регина Хәлиуллина осталык классы үткәргәндә «Ничек бәхетле булырга?» дигән мәңгелек проблеманы күтәрде, шәхес типологиясен билгеләү ысуллары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, һәр укучыны сәләтен ачарга өйрәтергә кирәк. Дмитриевка мәктәбеннән Лилия Садыйкова дәресләрдә башкорт халык мәкальләрен куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Алкин мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Наталья Подгорбунских укытуны дөрес итеп оештыру бурычы куя. Аның эш девизы: «Укытучы-оста». Бәкәй мәктәбенең инглиз теле укытучысы Юлия Мортазинаның осталык классы укудагы уңыш серләренә багышланды.
Мәгариф идарәлеге инспекторы Рәмзилә Габидуллина, «Ел укытучысы-2020» бәйгесенә йомгак ясап, бәйгедә катнашкан һәр укытучының педагогик табышын билгеләп үтте һәм алкышлар астында җиңүчеләрне игълан итте. «Педагогик эзләнү өчен» номинациясендә Юлия Мортазина, «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә – Лилия Садыйкова, ә «Иҗади караш өчен» номинациясендә Регина Хәлиуллина җиңүче булды. Өченче урында – Альбина Габитова, икенче урында – Наталья Подгорбунских, ә абсолют җиңүче – бишенче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Наина Ганиева. Ул «Ел укытучысы-2020» республика бәйгесенә безнең район вәкиле булып барачак.
«Ел укытучысы» бәйгесендә катнашучыларны һәм кунакларны «Фейерверк» вокал ансамбле, Пионерлар һәм укучылар йортыннан «Бусинки» бию ансамбле котлады һәм концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Читайте нас: