Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 февраль 2020, 12:20

Җәйге ял ничек оештырылачак?

Мәгариф идарәлеге методисты Альмира Мәкъсүтовага быел балаларның җәйге ялын ничек оештыру планлаштырыла, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Чишмә районының барлык оешмаларыннан һәм предприятиеләреннән балаларны лагерьларга һәм ял итәргә җибәрү өчен гаризалар җыйдык. Шул максатта республика бюджетыннан 9 731 800 сумнан артык, яки узган елга караганда 381 400 сумга күбрәк акча бүленде. Балалар шифаханәләргә һәм шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагерьларына барачаклар. Шифаханәләрдә бер балага юллама бәясе көнгә 1007 сум (21 көнгә 21 147 сум), ә шәһәр читендәге лагерьда 867 сум тәшкил итә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, авыр тормыш хәлендә калган балаларның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтләндерү лагерьларына җибәрү белән 2020 елның 1 гыйнварыннан Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы шөгыльләнә башлады – ул аларга бушлай юллама бирәчәк.
1 июньдә 23 белем бирү учреждениесендә балалар өчен көндезге үзәкләр эшли башлаячак. Мәктәпләрдә 14 хезмәт һәм ял лагере ачу планлаштырыла.
– Бу үзәкләргә, савыктыру һәм хезмәт лагерьларына ничә бала йөреячәк?
– 1430 бала йөрер, дип планлаштырабыз.
– Лагерьга җибәрүдән тыш, балаларның җәйге ялы тагын ничек оештырыла?
– Җәй көне спорт мәйданчыклары эшләячәк, анда уеннар, спорт ярышлары, бәйгеләр оештырылачак. Экскурсияләр, палаткалардан торган һәм берничә көнгә сузылган туристик походларга 2000нән артык бала һәм үсмер йөрер дип планлаштырабыз. Ә 2020 елгы савыктыру чорында 5391 бала, яки аларның 96%ы ял итәчәк һәм сәламәтлеген ныгытачак. Гомумән алганда, без булган барлык сәламәтләндерү учреждениеләрен файдаланырга, әмма шул ук вакытта аларны санитар-эпидемиологик тикшерүләрдән башка ачмаска дигән бурыч куябыз. Күбесенчә авыр тормыш хәлендә калган балаларны җәлеп итәргә исәп тотабыз. Һәм, әлбәттә, хөкем ителгән затларның балаларны савыктыру учреждениеләренә эшкә кабул ителмәве тикшерелергә тиеш.
Читайте нас: