Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2020, 14:38

Сөт алырга – даруханәгә

– Бөтен җирдә сөт кухнялары ачыла, безнең Чишмәдә кайчан булыр икән? – әлеге сорау район гәзитенең «ВКонтакте»дагы төркемендә һәм социаль челтәрләрдә дә күп тапкыр бирелде.

– Бөтен җирдә сөт кухнялары ачыла, безнең Чишмәдә кайчан булыр икән? – әлеге сорау район гәзитенең «ВКонтакте»дагы төркемендә һәм социаль челтәрләрдә дә күп тапкыр бирелде.
Ул көн җитте: Чишмә районында беренче чиратта яшь әниләрне сөендерәчәк үзгәрешләр булачак. 2020 елның 3 февралендә 27нче Үзәк район даруханәсендә, күп еллардан соң беренче тапкыр, сөт ризыклары бушлай биреләчәк.
– Даруханә бинасында сөт биру пункты оештырылачак, продукцияне безгә Октябрьский шәһәрендә урнашкан «Сөт кухнясы» бүлекчәсе китерәчәк. 2019 елның 30 декабрендәге карарга ярашлы, сөт ризыкларын халыкның өч категориясе: өч яшькә кадәрге балалар, йөкле хатын-кызлар һәм бала имезүче аналар алалачак, – дип хәбәр итте 27нче Үзәк район даруханәсе мөдире Алсу Ямгурова. – Продукция атнага ике тапкыр китереләчәк, китергән көнне үк тарату оештырылачак, соңга калганда икенче көнне иртән алырга мөмкин булачак.
Аның сүзләренә караганда, категорияләр узган елдагы кебек калган, тик элек коры катнашмалар һәм боткалар гына бирелгән. Октябрьский бүлекчәсе Чишмәдәге сөт пунктын ике зур суыткыч белән тәэмин иткән.
– Әниләр яки булачак әниләр документлар белән безгә килеп гариза язалар, ә без ул документларны Октябрьский шәһәренә тикшерү өчен җибәрәбез. Әлеге вакытта сөт продукциясе алуга 50 килешү төзелгән, – диде Алсу Мисбах кызы.
Республикада барлыгы 85 сөт бирү ноктасы бар. Болар – 21 фирма пункты, өчесе – партнер-эшкуарлар мәйданчыгы, икесе – балалар дәваханәләрендә һәм 58е – «Башфармация» предприятиесенең даруханәләр челтәрендә.
Балаларны табигый сөт ризыклары белән тәэмин итү буенча мондый күләмле программа Рәсәйнең, Башкортстаннан кала, бер генә төбәгендә дә юк.
Сөт алу өчен нинди документлар кирәк?
Гаиләне аз керемле дип тану турында белешмә алып килү мөһим (ягъни керем яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, хәзер ул аена һәр кешегә якынча 10 мең сум), бу белешмәне Республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге дәүләт казна учреждениесе филиалы бирә.
Шулай ук өч яшькә кадәрге бала өчен участок табиб-педиатрыннан, бала имезүче аналарга табиб-педиатрдан (фельдшердан), йөкле хатын-кызларга табиб-акушер гинекологтан белешмә алырга кирәк.
«Өч яшькә кадәрге балалар» категориясе өчен шулай ук бала туу турында таныклык (карау өчен) һәм аның күчермәсе кирәк, йөкле хатын-кызлар һәм бала имезүче әниләр паспорт (карау өчен) һәм аның күчермәсен тапшыралар.
Балага сөт ризыклары алу өчен түбәндәге документлар мөһим: баланың Башкортстан Республикасында яшәү урыны буенча теркәлүен раслаучы документ, ул алганнан соң 10 көннән дә соңармый күрсәтелергә тиеш; ата-ана (законлы вәкил) шәхесен һәм вәкаләтләрен раслаучы документ(-лар) яки аларның күчермәсе; балаларга сөт алуга гариза (билгеләнгән формада).
«Бала имезүче ана» һәм «Йөкле хатын-кыз» категориясе буенча алучыларга шулай ук гариза бирүченең Башкортстан Республикасында яшәү урыны буенча теркәлүен раслаучы документ (алганнан соң 10 көннән дә соңармый күрсәтелергә тиеш); сөт алучының яки аның урынына килеп алучы законлы вәкилнең шәхесен һәм вәкаләтләрен раслаучы документ (документлар вәкил тарафыннан тапшырылса); махсус туклану продуктлары алуга билгеләнгән формада язылган гариза тапшырырга кирәк.
Читайте нас: