Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 гыйнвар 2020, 19:45

Ә контейнерга илтеп салып булмыймы?

Район гәзите редакциясе «ВКонтакте» төркемендә Чишмә районында яшәүчеләргә, берәрсе чүп-чарны урнага салмыйча ташлап китсә, сез нәрсә эшләр идегез, дигән сорау бирде.

Аларның 48%ы тәртип бозучыга кисәтү ясар идем, 18%ы җыеп чүп савытына салыр идем, ә 33%ы узып китәр идем, дип җавап бирде.
Кайчагында балалар һәм кайбер өлкәннәр дә ашыкканда яки ялкаулык сәбәпле, дөресен генә әйткәндә, тәрбиясезлек аркасында (үз вакытында аларны әти-әниләре өйрәтмәгән!) калдыкларны чүп контейнерына кадәр илтеп җиткермиләр. Һәм менә шул чүп-чар өемнәре ишегалларында, машина юлларында күз көеге булып яту өстенә, табигатькә дә экологик зыян китерә.
– Киров урамында тукталыш янында яшим, өйгә кайтып барганда бордюр кырында ятучы ике чүп пакетын күрдем, контейнерга илтеп салырга туры килде, аларның берсендә исем-фамилия язылган квитанция дә бар иде. Табигатькә, поселокка карата шундый мөнәсәбәт борчу тудыра, – диде район үзәгендә яшәүче Ильяс.
Бер сорау кызыксындыра, менә шулай тирә-юньгә чүп ташлап китәргә яратучыларны җәзага тарттырып буламы?
– Экологик нормаларны бозган, паркларда һәм башка урыннарда чүп-чар ташлаган өчен шәхси, шулай ук вазифаи һәм юридик затлар өчен дә штрафлар каралган, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин. – БР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 6.3нче «Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча ярамаган урыннарда чүп ташлаган өчен ике меңнән өч мең сумга кадәр административ штраф салына.
Без 2019 елда төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен күпме кешегә штраф салынуы белән кызыксындык. Юл буйларында, урамда яткан чүп-чар күләме буенча карасак, бик аз: 2019 елда 6.3нче «Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча 25 материал тикшерелгән, алар буенча тугыз кешегә 12 мең сум күләмендә штраф салынган. Ә 16 материал буенча эшне тикшерү «тәртип бозу составы булмау» сәбәпле туктатылган.
Читайте нас: