Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 гыйнвар 2020, 18:37

Дамир Йосыпов авиация турында сөйләячәк

Онлайн-дәресне иртәгә, 30 гыйнварда, туры эфирда “ПроеКТОриЯ” порталында карарга мөмкин.

Республика укучылары авиация өлкәсендәге һөнәрләргә багышланган “Разбор полетов” Бөтенрәсәй ачык дәресендә катнаша ала. Аның спикерлары Росавиация җитәкчесе Александр Нерадько һәм “Урал авиалинияләре” U6 178 легендар рейсы пилоты, Русия Герое Дамир Йосыпов булачак. Бу турыда Рәсәй Мәгариф министрлыгы хәбәр итә.
Туры эфирда ачык дәресне “ВКонтакте” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә “ПроеКТОриЯ” проекты төркемнәрендә, шулай ук «ПроеКТОрия» порталында һәм мәгариф оешмаларының шәхси кабинетлары аша теләгән һәркем карый ала.
“Разбор полетов” Бөтенрәсәй ачык дәресе иртәгә, 30 гыйнварда, Мәскәү вакыты белән 13.00дә башлана. Даими онлайн-дәресләр 8-11нче сыйныф укучыларын алдынгы индустрияләр һәм перспективалы һөнәрләр белән таныштыруга юнәлдерелгән.
Әлеге вакытта ачык дәресләрне 100 миллионнан артык караучы исәпләнә, “ПроеКТОриЯ” порталында Рәсәй мәктәпләренең 30 меңнән артык шәхси кабинетлары теркәлгән.
Чыганак: "Проектория"
Читайте нас: