Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2020, 19:18

Сәхнәдә - Әнвәр Нургалиев

3, 4, 5 февральдә Чишмә район Мәдәният сараенда Башкортостанның атказанган артисты, популяр җырчысы, якты йолдызларыбызның берсе Әнвәр Нургалиевның концерты булачак.

Әнвәр Нургалиевны белмәгән кеше бик аздыр. Үзенең моңлы тавышы, йөрәктән чыккан искиткеч матур жырлары белән ул тамашачы күңелен тиз яулады.
Әнвәр Нургалиев 1974 елның 28 гыйнварында Әлшәй районының матур тәбигатьле Әвруз-тамак авылында дөньяга килә. Балачактан ук җыр-моңга гашыйк идем, ди ул. Җырга булган мәхәббәте, бәлки, нәселдән дә киләдер: аның Гали картәтисе вакытында авылның иң оста баянчысы булган, ансыз бер мәҗлес тә hәм бер бәйрәм дә узмаган. Әтисе Мәрвәр абый – шәп гармунчы, абыйсы баянда уйный, әнисе дә җырларга бик ярата. Шулай булгач, Әнвәрның зур сәхнәдә шундый үрләр яулавына аптырарга да кирәкмидер.
Әнвәр Нургалиев сәхнәгә тәүге тапкыр беренче сыйныфта укыганда чыккан. Шул вакыттан бирле ул сәхнәдән төшми дә инде. Кайда йөрсәм дә жыр сузып йөри идем, ди ул үзе турында. Авылдашларының, укытучыларның «Әнвәр, син бик матур җырлыйсың, син җырчы булырга тиеш, җырларга тиеш», дигән сүзләре аңа дәрт hәм ышаныч бирә. Шулай итеп, ул зур сәхнә яулау өчен Уфага юл тота hәм беренче зур адымын ясый: 1991нче елда Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Ләкин ул туган як белән бәйләнешне туктатмый – авыл бәйрәмнәрендә, сабантуйларда катнашып тора. Училищены тамамлау белэн З. Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясендә укуын дәвам итә.
2001 елда танылган җырчылар Марат Шәйбәков, Гузәл Әхмәтова белән «Ихлас-моң» театры солисты буларак татар эстрадасында танылу ала. 2010 елда инде Әнвәр Нургалиевның сольный проекты барлыкка килә.
Репертуарына килгәндә, яраткан йолдызыбыз иҗатында танылган композитор З. Нагаева («Хәбәр көтә әнкәй», «Уза уза», «Күтәреп йөртимме әллә», «Пар аккошлар»), яшь талантлы автор-башкаручылар Алмаз hәм Айдар Юнысовларның («Умырзаям», «Жырларым халкыма», «Кызыл миләш») җырлары аерым зур урын алып тора. Туган якка hәм әнкәйләргә багышланган җырларны яратып башкарам, ди Әнвәр.
Сәхнә эшләрендә Әнвәргә тормыш иптәше Ирина ярдәм итә. «Гаиләм белән бәхетлемен. Ирина белән ике бала үстерәбез: кызыбыз Элина сәнгатькә тартыла, улыбыз Рафаэль күбрәк спортны үз итә», ди ул.
Читайте нас: