Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 гыйнвар 2020, 14:08

Аграр һөнәрләрнең абруе арта

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чыгарылыш сыйныфлар белән очрашты

24 гыйнварда беренче мәктәптә Чишмә поселогының 11нче сыйныф укучылары районның авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче предприятиеләре вәкилләре белән очраштылар.
Актлар залында утыручы унберенче сыйныфларның яртысы булачак һөнәрен сайлаган иде инде. Бу аларның фикерен сорашу юлы белән ачыкланды.
– Министрлыктан һәм аграр университеттан да киләчәкләр, – диде бер укытучы актлар залына барганда.
Очрашуның төп темасы республиканың агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итү булды. Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Миңневәли Мусин да кадрлар җитмәү проблемасы турында сөйләде.
– Безгә агрономнар, инженерлар, ветеринарлар һәм зоотехниклар кирәк, – дип санап китте ул. – Хөрмәтле укучылар, уку йортын сайлау турында ныклап уйлагыз, чөнки хәзер юристлар һәм икътисадчылар артык күп, ә аграр һөнәрләрнең дәрәҗәсе акрынлап арта бара.
БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының хокукый тәэмин итү, дәүләт хезмәте һәм кадрлар сәясәте бүлеге начальнигы урынбасары Эльдар Кадыйров билгеләп үткәнчә, республиканың агросәнәгать комплексы нәкъ вуз һәм ссузларны тәмамлаучы, яңа технологияләр, заманча җиһазлар белән эшли алучы югары квалификацияле хезмәткәрләрне көтә.
Башкортстанга инвесторлар килә, холдинглар оештырыла, алар югары класслы белгечләрне көтә.
– Фермер хуҗалык белән шөгыльләнүчеләр өчен сизелерлек дәүләт ярдәме булу да әһәмияткә ия, бу шулай ук яшь белгечләргә дә кагыла, – дип ассызыклады Эльдар Мәмәт улы.
Башкорт дәүләт аграр университетның үсемлекчелек, үсемлекләр селекциясе һәм биотехнологияләр кафедрасы доценты Булат Әхияров һәм социаль-икътисади, гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Раил Ураев уку юнәлешләре, вузның эше, укырга керү кагыйдәләре, максатлы кабул итү һәм эшкә урнашу перспективалары турында сөйләделәр.
Районның алдынгы предприятиеләре («Таврос», Чишмә МЭЗ, «Башсельхозтехника», «Үзәк» МТС, «Нурис», «Новотроицк» җәмгыятьләре, «Идиятуллин» КФХ, Чишмә җиләк-җимеш питомнигы һ. б.) вәкилләре аграр тармакны сайлау файдасына күп дәлилләр китерделәр. Аларның һәркайсы диярлек киләчәктә аграр белем алган белгечләрне үзләрендә көтүләрен ассызыклады, ә кайберләре хезмәт хакының шактый югары булуын билгеләп үтте, бу булачак чыгарылыш сыйныф укучыларында кызыксыну уятты.
– Минем хезмәткәрләрнең уртача эш хакы – 25 мең сум, чәчү мизгеле кызган чорда ул 100 мең сумга кадәр җитә. Әмма авыл хуҗалыгы ялкауларны сөйми, намус белән эшләүчеләр генә яхшы акча алалар, – диде фермер Дамир Идиятуллин.
«Новотроицк» җәмгыяте директоры Валерий Сафонов күңелгә хуш килгән һөнәр сайларга чакырды. «Эш канәгатьлек китерергә тиеш, әгәр җиргә, техникага тартылсагыз, тормыш юлыгыз, бәлки, авыл хуҗалыгы белән бәйле булыр», диде ул.
Читайте нас: