Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2020, 14:50

Проект: Яңа Ябалаклы авылында балалар мәйданчыгы

Күптән түгел Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль районның Дурас авыл Советы биләмәсендә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча проектны гамәлгә ашыруга кагылышлы йомгаклау җыелышы үтте.

Авыл биләмәсе башлыгы Ф. Заманов җыелучыларга 2016–2019 елларда Башкортстан Республикасында, шул исәптән авыл биләмәсендә Урындагы башлангычларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларын тормышка ашыру һәм муниципаль берәмлекнең 2020 елда да анда катнашу мөмкинлеге турында сөйләде.
– Дүрт елда өч объектка капиталь ремонт ясадык, тракторга янгын тагылмасы алдык, элек без бу турыда хыяллана гына ала идек, – дип билгеләде Фәнил Мөнир улы.
Җыелышта катнашкан кырыктан артык кеше муниципаль берәмлекнең 2020 елда ППМИда катнашуы өчен тавыш бирде.
Арытаба халык авылда көнүзәк булган социаль проблеманы сайлады. Тәүге җыелышта түбәндәге проектлар: Яңа Ябалаклыда балалар мәйданчыгы алу; Дураста балалар мәйданчыгы алу;
Бүләкбаш авыл клубында электрүткәргечне алыштыру – тәкъдим ителде. Күпчелек тавыш белән беренче проектка тукталырга – Яңа Ябалаклыда балалар мәйданчыгы урнаштырырга карар ителде.
«Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү проектын урындагы оешма (муниципаль бюджет, халык, иганәчеләр өлеше) белән берлектә финанслау турындагы» мәсьәлә дә тикшерелде. Проектны гамәлгә ашыру өчен 200 мең сум акча таләп ителә. Бу максатларга муниципаль берәмлек 20 мең сум (10%) акча бүлә. Халыктан кимендә 20 мең сум (10%) акча җыю таләп ителә. Иганәчеләр өлеше 20 мең сум тәшкил итәчәк. Проект бәйгедән үткән очракта калган акча республика бюджетыннан алыначак.
Авылдагы һәр йорттан 700әр сум акча җыярга карар ителде.
Балалар мәйданчыгын урнаштырганда һәм аның өчен участок әзерләгәндә халыкның һәм иганәчеләрнең шимбә өмәләрендә катнашып ярдәм күрсәтүе дә кирәк булачак.
Акча җыю өчен түбәндәге составта инициаторлар төркеме сайланды: рәис Илшат Кәримов, әгъзалар Гүзәл Зиннәтуллина, Газим Муллагалин, Хәмит Сәфәргалин, Флорида Әхмәтшина.
Авыл халкы акча артып калган очракта, ул балалар мәйданчыгы янына баскетбол кәрзине куюга тотылачак, дип карар итте.
Читайте нас: