Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 15:09

Гаиләне ныгыту һәм ата-аналарның җаваплылыгын арттыру өчен

Социаль приют авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм үсмерләрнең вакытлыча яшәү шартларын гына тәэмин итеп калмыйча, гаиләне ныгытуга һәм ата-аналарның җаваплылыгын арттыруга ярдәм итәргә тиеш.

Приютта ничек кенә уңайлы һәм яхшы булмасын, балаларның барыбер үз өенә кайтасы килә.
– Баланы җәмгыятьтән аерып, җаваплылыкка өйрәтмичә, аны арытаба тормышта яшәү өчен яраксыз итәбез. Шуңа күрә электән килгән тәртипне үзгәртергә һәм «балаларны приютка бирергә түгел, ә гаилә белән эшләү хезмәтен аларның өенә җибәрергә» дигән принцип буенча эшләргә кирәк.
Безнең район приюты да ата-аналар белән озак эш алып барганнан соң, балаларны гаиләләренә кайтарып җибәрде. Яңа елга кадәр приютта тәрбияләнгән 20 баланың бишесе генә калды, – дип сөйләде Чишмә районындагы социаль приют бүлеге мөдире һәм гаилә хезмәте җитәкчесе вазифасын башкаручы Эльвира Яковлева.
Аның сүзләренә караганда, гаилә хезмәте электән балалары приютта тәрбияләнгән гаиләләргә барып йөреячәк, һәм кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, яки авыр тормыш хәлендә калган ата-аналар балалары белән үзләре приютка килә алачак. Бүгенге көндә анда нибары алты койка-урын калган.
– 25 гыйнварда Чишмә районындагы социаль приют бүлекчәсендә «Калейдоскоп «Балачак академиясе» дигән коррекция-үсеш төркеме ачабыз. Академия, чөнки ул балалар үсеше өчен социаль хезмәтләр: логопед-дефектолог, адаптив физкультура буенча тренер, психолог, социаль педагог хезмәтләре күрсәтәчәк. Мәсәлән, психолог бүлмәсендә балаларга гына түгел, әниләргә дә релакс өчен аерым кечкенә бүлмә бар. Хокук бозуларны кисәтү өчен социаль педагог белән төрле рольле уеннар үткәрергә мөмкин булачак. Хезмәткәрләргә уңышлы эшләү өчен барлык кирәк-яраклар да бар. Тагын бер юнәлеш: кызларга гына түгел, малайлар өчен дә бәйләү, тегү, йортта хуҗалык алып бару буенча түгәрәкләр булдырылачак. Бездә балалар өчен төзекләндерелгән һәм матур мәйданчык та бар. «Калейдоскоп» атамасы очраклы түгел. Балалар бирегә килгән саен шатлык хисе тоярга тиеш. Бу күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның сәләтен тулы күләмдә үстерү үзәге булачак. Биредә осталык класслары, «түгәрәк өстәлләр», гаилә бәйрәмнәре һәм төрле форматтагы башка чаралар үткәрү планлаштырыла, – дип сүзен тәмамлады Эльвира Роберт кызы.
Аның сүзләренә караганда, гаилә хезмәте эшчәнлегенең максаты – гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр урнаштыруда ярдәм итү, мохтаҗ дип танылган гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтү, ягъни барысын да гаилә иминлеге өчен эшләү.
Читайте нас: