Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2020, 18:13

Чувалкип авыл биләмәсе трактор сатып алачак

Чувалкип авыл Советы биләмәсе халкы Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында катнашырга һәм асылмалы корылмалы «МТЗ-82» тракторы сатып алырга карар иткән.

Исегезгә төшерәбез, үткән елларда биредә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча су белән тәэмин итү проблемасы актив хәл ителде – авылларда яңа су башнялары куелды, суүткәргеч челтәрләр алыштырылды. Халык үзе инициатива белдерде, шуңа күрә программаны тормышка ашыруда да теләп катнашты.
Ни өчен трактор сатып алырга булганнар, югыйсә, альтернатив проектлар да булган бит? Чөнки авыл биләмәсендә техникасыз булмый: ул урамнарны кардан тазарту, юл читләреннән чүп үләннәрен чабу, каты коммуналь калдыкларны түгү, шулай ук янгынга каршы чаралар үткәрү һәм башка эшләр өчен кирәк, ә тракторны арендага алып торсаң, авыл биләмәсе бюджеты акчасы сарыф ителә.
Проект биш җыелыш йомгаклары буенча сайланган. Алтынчы җыелышта акча җыю мәсьәләсе хәл ителгән. Асылмалы корылмалы «МТЗ-82»нең бәясе якынча миллион ярым сум тәшкил итә. Халыктан 368 мең сум җыелачак. Иганәчеләр өлеше 100 мең сум тәшкил итә, авыл Советы 150 мең сум бирәчәк. Проект бәйгедән үткән очракта, республика бюджетыннан якынча бер миллион сум субсидия биреләчәк.
Читайте нас: