Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 гыйнвар 2020, 17:20

«Нерал-Чишмә»дә техника ремонтлана

«Нерал-Чишмә» җәмгыятендә районда тәүгеләрдән булып техника ремонтларга керештеләр.

– Әлегә бездә ремонтка әзерлек бара, төп эшләр февральдә башланачак, 1 апрельгә тәмамларга һәм чәчү эшләренә әзер булырга планлаштырабыз, – дип сөйләде хуҗалыкның баш инженеры Рифат Камбулатов.
Аның сүзләренә караганда, машина-трактор паркында 12 «МТЗ», алты «Джон Дир» тракторы, җиде комбайн һәм җиде йөк автомобиле бар. Агрегатлаштырылган ике чәчү комплексы, «БДМ-6» дискаторлары ремонтка мохтаҗ. Техниканы ремонтлауда 20гә якын эшче мәшгуль булачак, бу шул ук авыл хуҗалыгы машиналарында эшләячәк механизаторлар.
– Эшләү өчен техника җитәрлек, машина-трактор паркын яңарту мөһимлеге генә булырга мөмкин. Үткән елда «Акрос РБ» компаниясе ике ашлык комбайнын ремонтлаган иде. Агымдагы елда субсидияләү программасы буенча «БЗСС-1» тырмаларын тагылмалы, киң алымлы «БП-21»гә алыштырырга планлаштырабыз, – дип хәбәр итте белгеч.
«Нерал-Чишмә» җәмгыятенең баш агрономы Владимир Лысенко үткән елдагы эш йомгаклары һәм быелга планнар турында сөйләде: «Ел уңай булды, уңыш шатландырды. Районда беренчеләрдән булып горчица үстерү белән шөгыльләнә башладык, быел бу культураны 950 гектар мәйданда чәчәргә планлаштырабыз, 400 гектарга орлык материалы чәчеләчәк, 550 гектарда сидераль пар җирләре булачак. 112 мең тонна уңыш җыеп алдык, уртача уңыш гектарыннан 43 центнер тәшкил итте. Шикәр чөгендере дә мул уңыш белән шатландырды – уртача алганда һәр гектардан 470 центнер булды. 1000 тоннадан артык ашлама сатып алдык, көз шуның 500 тоннадан артыгын басуларга керттек».
– «Нерал-Чишмә» чәчү мәйданнарын киңәйтүгә мохтаҗ. Бездә техника һәм хезмәткәрләр җитәрлек. Мәйданнарны якынча 10 мең гектарга арттыру мөһим, – дип ассызыклады Владимир Петрович.
«Нерал-Чишмә»дә механизаторларны ел саен чит ил техникасында эшләргә өйрәтәләр, җир эшкәртүнең заманча технологияләре кулланыла, югары җитештерүчәнле техника сатып алына. Хуҗалык Башкорт дәүләт аграр университет белән тыгыз хезмәттәшлек итә, республика инвестпроектларында катнаша. Инвестиция программасы барышында ашлык чистарту комплексы төзелә, анда шулай ук катнаш ашлама җитештерә башлау планлаштырыла.
Читайте нас: