Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 гыйнвар 2020, 18:15

Бәкедә коену чыныктыра

19 гыйнварда бөтен ил буенча Крещение бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бу көнне православие динен тотучылар изгеләндерелгән су алалар һәм бәкедә чумып чыгу өчен киләләр.
Алар арасында беренче тапкыр коенучылар да, шулай ук бәкедә ел саен су керүчеләр дә бар иде. Шуларның берсе Чишмәдә яшәүче Равил Шәрипов, ул бирегә өченче ел килә. Аның сүзләренә караганда, суга чумып чыгу күңелне күтәрә, тәнне чыныктыра. Ә быел су бигрәк тә яхшы иде, һава торышы да җылы булды.
Гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде, Ольга Лобанкова да ире һәм улы белән бәкегә чумып чыгу өчен килгәннәр. Аның сүзләренә караганда, үткән елларда алар үзләре кермичә башкаларны карап торганнар. Ә аннан соң үзләре дә коенып карарга булганнар, быел аның ире тәү тапкыр су кереп чыккан, улы да чумып чыгарга тели, тик әлегә тәвәккәлли алмый.
Бер ханым, православие динендә булмасалар да, улы белән бәкедә су коенып чыгу өчен ел саен килергә тырышулары турында сөйләде.
Ә 17 яшьлек чишмәле Кирилл Сәгыйдуллин дуслары белән беренче тапкыр килгән. Аның сүзләренә караганда, бу сәламәтлек өчен дә файдалы, тән дә чыныгу ала.
Бу су ни өчен файдалы?
Изгеләндергәннән соң ул аерым үзлеккә ия була – иммунитетны күтәрә һәм кеше организмын күп кенә йогышлы авыруларга каршы торучан итә. Салкын суга чумып чыгу кан әйләнешенә яхшы тәэсир итә, тик алдан әзер булмаган кешеләргә бозлы суга керергә киңәш ителми.
Читайте нас: