Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 гыйнвар 2020, 14:16

Сугышта катнашучылар таксида бушлай йөри

Тиздән Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, шулай ук Ленинград блокадасында калучыларны һәм балигъ булмаган концлагерь тоткыннарын Яндекс.

Такси хезмәте бушлай йөртәчәк, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Бу атнада Уфада республика хөкүмәте президиумы утырышында әлеге килешүгә кул куелачак, дип хәбәр итте вице-премьер Ленара Иванова.
Гомумән алганда, бу 1345 кешегә кагылачак. Шуларның 841е – сугышта катнашучы, 300е – Бөек Ватан сугышы инвалиды, 102се – Ленинград блокадасына эләгүче һәм 102се – балачакта концлагерьларда әсилектә булучылар. Аларның һәркайсы айга дүрт тапкыр Яндекс. Такси хезмәтләреннән бушлай файдалана алачак. Сәфәр бәясенең 250 сумнан артмавы төп шарт булып тора.
Вице-премьер сүзләренә караганда, таксида йөрүне алдан планлаштырырга кирәк булачак. Киләсе атнада Республика социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә моның өчен махсус телефон номеры булдырылачак. Ветераннар номер буенча шалтыратып, киләсе сәфәргә заявка калдырырга тиеш. Оператор бу турыда Яндекс. Таксига хәбәр итәчәк.
«Бу проект якын арада үз эшен башлаячак», – дип хәбәр итте Ленара Иванова.
Читайте нас: