Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 гыйнвар 2020, 11:55

Иҗтимагый палата: проблемалар ачыктан-ачык тикшерелә

Чишмә муниципаль районның Иҗтимагый советы районның урындагы үзидарә органнарының халык белән уртак хезмәттәшлеген тәэмин итү өчен оештырылган, ул районның социаль-икътисади, иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышына кагылышлы карарларны кабул итү һәм тормышка ашыру эшендә катнаша.

Без совет рәисе Радик Әхмәдиевтан Иҗтимагый советның узган ике елда нәрсә белән шөгыльләнүе, нәрсәләр эшләве, яңа состав каршында нинди бурычлар торуы турында сөйләвен сорадык, чөнки совет ике елга бер тапкыр сайлана һәм аның вәкаләтләр срогы агымдагы елның гыйнварында гамәлдән чыкты.
– Иҗтимагый совет составына 10 кеше керә – бу ветераннар, җәмәгатьчелек берләшмәләре, дини конфессияләр, эшлекле даирәләр вәкилләре һәм башкалар. Алар үз эшен ел башында кабул ителгән планнар нигезендә алып барды. 2019 елда, мәсәлән, 8 утырыш, шул исәптән планнан тыш 4 утырыш үткәрелде, тикшерелгән 25 мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде. Шулай ук мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәяләү буенча комиссияләр булдырылды.
Иҗтимагый совет көнкүрештә аеруча кискен торган мәсьәләләрне, шул исәптән районның гомумбелем бирү учреждениеләрендә укучыларны җылы аш белән тукландыруны оештыру, муниципаль район территориясендә каты коммуналь калдыклар белән яңача система буенча эш итүне җайга салу, Чишмә районы халкын су белән тәэмин итү торышы турындагы һәм башка мәсьәләләрне тикшерүгә алынды. Кайбер мәсьәләләр, аерым алганда, Иҗтимагый советның мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен 2019–2020 елларда ягып җылыту мизгеленә әзерләү буенча тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру барышы турындагы мәсьәлә, кабаттан тикшерелде. Шулай ук Башкортстан хөкүмәтенә гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучыларның кайнар ризык белән туклануын оештыру өчен өстәмә акча бүлү турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итү өчен БР Иҗтимагый палатасына хат яздык.
Совет әгъзалары гражданнарның урындагы үзидарә адресына, район гражданнарының «чүп реформасы», торак пунктларда урамнарны яктырту буенча мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды. Комиссия райондагы сәламәтлек саклау учреждениеләренең заманча медицина техникасы белән җиһазландырылуын, район территориясендәге балалар мәйданчыклары торышын һәм Чишмә поселогындагы күп катлы йортларда подъездлар ремонтлануын тикшерде. Горный авылында 8 фатирлы йорттагы янгында каза күрүчеләргә ярдәм күрсәтү, ике мәдәният учреждениесе һәм мәгариф өлкәсендәге алты учреждение сыйфатына бәя бирү буенча оператор эзләү оештырылды.
Ел башыннан Чишмә муниципаль районның Иҗтимагый советы тарафыннан гражданнарның 14 хаты һәм мәрәҗәгате тикшерелде. Аларның берсе дә игътибарсыз калмады, һәр мөрәҗәгатьне уңай хәл итәргә тырыштык.
Советның эше тәкъдим итү булса да, ул җитешсезлекләрне киметергә, шул рәвешле, җәй айларында балаларны савыктыру, мәгариф һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен ягып җылыту мизгеленә әзерләү яки башка оешма тарафыннан бәя бирү исәбенә халыкны социаль юнәлешле өлкәләрдә сыйфатлы хезмәтләр белән тәэмин итү булсынмы, район тормышындагы барлык өлкәләрдәге эш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.
Районның җәмәгатьчелек оешмалары белән, шул исәптән район ветераннар советы, Әфганстан ветераннары берлеге, Хәрби тугандашлык, Башкортстанның чик буе гаскәрләре ветераннары, Җиңү волонтерлары, районның инвалидлар җәмгыяте, Чишмәнең «Чародеи» инвалид балалар ассоциациясе һәм башкалар белән берлектә үсеп килүче буынга гражданлык-ватанпәрвәрлек һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү өлкәсендә уртак эш алып барыла.
Үткән утырышлар һәм анда тикшерелгән мәсьәләләр турындагы мәгълүмат Чишмә муниципаль район хакимиятенең рәсми сайтында, «ЧТВ»ның яңалыклар программаларында һәм «Чишмә» гәзите битләрендә урнаштырылды.
Иҗтимагый советларның роле артуын исәпкә алып, 2020 елда яңа состав алдында Чишмә муниципаль район Хакимияте карамагындагы Иҗтимагый советның эшчәнлеген тагын да арттыру бурычы тора.
Читайте нас: