Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 гыйнвар 2020, 12:30

Раштуа – борынгы бәйрәм

Чишмә поселогының Успение чиркәвендә гыйбадәт кылу үтте

7 гыйнварда православие динендәгеләр христианнарның изге бәйрәмнәренең берсен – Гайсә пәйгамбәрнең туган көнен билгеләп үттеләр.
Илнең барлык чиркәүләрендә, шул исәптән Чишмә поселогының Успение чиркәвендә шул уңайдан тантаналы гыйбадәт кылу булды. Бу көнне биредә полиция хезмәткәрләренең дежур торуы оештырылды. Диндарлар чукыну һәм баш ию өчен генә капка янында тукталып, Коткаручының дөньяга килү вакыйгасын искә алу өчен чиркәүгә ашыктылар.
– Син безнең сөйләшүне хәтерлисеңме? Чиркәүдә үзеңне тыныч тотарга кирәк, йөгерергә һәм кычкырып сөйләшергә ярамый, – дип ун яшьләрдәге улына үгет-нәсихәт бирде әнисе.
Чиркәү ихатасында тәүге тапкыр Коткаручының тууын сәхнәләштерүче раштуа мәгарәсе ясалган иде. Картина гирляндалар һәм чыршы ботаклары белән каймалап алынган. Аның инициаторлары Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балаларның әти-әниләре – Марина Загвоздкина, Игорь Фомин, Ирина Денисламова.
– Раштуа – ул гаилә бәйрәме. Без дә бу көнне барыбыз бергә җыелырга тырышабыз, оныкларга Гайсә пәйгамбәрнең дөньяга килүе, аның могҗизалары турында сөйлибез. Мондый сөйләшүләр күңелләрне сафландыра. Бүген оныгыбыз Даниил белән килдек, ул үзе безнең белән чиркәүгә барырга теләк белдерде, – диделәр Лидия һәм Анатолий Макаренколар.
Чиркәү эчендә бизәлгән һәм башына йолдыз куелган чыршы тора, ул бәйрәмнең бер гореф-гадәте. Чөнки нәкъ Гайсә пәйгамбәр туган вакытта һавада бу вакыйганы хәбәр итеп гадәти булмаган якты йолдыз калкып чыккан.
Халык тәүге йолдыз кабынуын көтеп алу өчен бәйрәм алдыннан җыела башлады – ул күренү белән кырык көн ашаудан тыелып тору тәмамлана.
– Чиркәүгә биш ел элек йөри башладым, элек моңа әзер түгел идем. Улым Андрей белән Шөнгәккүлдән килдек, анда «Возрождение» түгәрәгенә йөрим. Бүген гыйбадәт тәмамланганчы биредә булачакмын, – диде Антонина Метлицкая.
Чиркәүдә халык күп иде, кечкенә балалар да булуга карамастан, гыйбадәт кылганда гадәти булмаган тынлык урнашты. Гыйбадәтханә башлыгы Владимир атакай (Жданов) барысын да ачык йөз белән каршы алды һәм бөек бәйрәм белән котлады. Шөнгәккүл, Йоматау, Алкин-2 авылларыннан, Уфадан килүчеләр бар иде.
– Раштуа – күп гасырлык тарихы булган бәйрәм. Советлар заманында чиркәүгә бик йөремәсәк тә, хәзер бик теләп киләбез. Бүген апам, балалары һәм оныклар белән килдек. Бу көнне ел саен гаилә белән бәйрәм табынына җыелабыз. Ата-бабаларыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен сакларга тырышабыз, – дип сөйләде чишмәле Софья Мөслимова, һәм оныклары Ярослав белән Святославка Гайсә пәйгамбәр туганда күктә балкыган Вифлеем йолдызы турында сөйләвен дәвам итте.
Раштуада Святки башлана, ул Крещениегә кадәр дәвам итәчәк. Борынгы Русьта бу чор үзгә булып саналган, кешеләр бу вакытта могҗизалар булуга ышанган, шулай ук бу көннәрдә багу белән шөгыльләнгәннәр.
Читайте нас: