Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 декабрь 2019, 18:45

Киләчәк буынга тапшырыйк

Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музее соңгы елларда районның ветераннар советы белән берлектә туганнар каберлекләрен, тарихи һәйкәлләрне ачыклау һәм алар турында мәгълүмат туплау буенча зур эш башкарды: фотосурәтләр ясалды, авылда яшәүче өлкән яшьтәгеләрдән, крайны өйрәнүчеләрдән мәгълүмат җыелды, бу эштә авыл биләмәләре хакимиятләре, китапханәләр һәм клублар зур ярдәм күрсәтте. Фотосурәтләр һәм документлар нигезендә туганнар каберлекләре, тарихи һәйкәлләр (барлыгы 91 объект) паспорты ясалды, алты альбом тупланды.

– Тарихны яңабаштан язып булмый, ул үткәндә кала. Тарихта булган вакыйгаларны онытмаска һәм анда катнашканнарны хөрмәт белән искә алырга, дөньяга башкача карашта булганнары өчен алар турында начар фикер йөртмәскә кирәк, – дип исәпли бу башлангычка нигез салучы музей директоры Радик Әхмәдиев.
– Безнең алда тарихтагы вакыйгаларны киләчәк буыннарга тапшыру бурычы тора, – диде туганнар каберлекләре, тарихи һәйкәлләрне ачыклау буенча эзләнү эшләре алып барган һәм бу урыннарның паспортын булдыруда катнашучыларның берсе Зинур Усеев.
«Чишмә» гәзите әлеге һәм башка мәгълүматларга нигезләнгән мәкаләләрне бастырырга планлаштыра.
Каберлектә үсә карт агач
Салих авылында 1918 елда акгвардиячеләр кулыннан һәлак булган, исемнәре билгесез ике кызыл разведчик җирләнгән урын бар.
Каберлек өстендә карт агач үсә, ул вакыт үтү белән таушалган тимер рәшәткә белән уратып алынган, кызыл йолдыз белән зур булмаган һәйкәл куелган. Кабер чардуганына «Монда 1918 елда аклар кулында ерткычларча җәфалап үтерелгән гражданнар сугышы герое, Чапаев дивизиясенең ике батыр разведчигы күмелгән» дигән язу эленгән.
Бу турыда Рива Әмирханова сөйли:
– Мин Чишмә районының бик матур һәм борынгы Салих авылында туганмын, аңа 1747 елда нигез салынган. Авыл барлыкка килгәннән соң бик күп вакыйгалар булган, күп буыннар алышынган.
Уза елгасы ярында исемнәре билгесез ике кызылармияче кабере бар.
Кечкенә чакта безне шунда алып барып пионерлар сафына алдылар. Тик анда кемнәр җирләнүе турында беркем дә төгәл генә белми иде. Мин һәрвакыт: «Нинди кызылармиячеләр, алар ничек һәлак булган, кем җирләгән?» дип сораша идем.
Улым һәм кызым да кечкенә чакта шул ук сорауны бирделәр, ә мин аларга нәрсә дияргә дә белмәдем, җавап бирә алмавым өчен оят булды.
Тиздән мине авылдагы Мәдәният йорты мөдире итеп билгеләделәр. Иске кәгазьләрне карап утырганда гәзиттән кисеп алынган мәкаләгә тап булдым. Анда бер авылдашымның каберне тәртипкә китерүе турында язылган иде. Мин, әлбәттә, аның янына барып шул турыда сораштырдым.
Авылдашым Фәүзи Вәлиев миңа түбәндәгеләр турында сөйләде: «1918 елның февралендә безнең авылда аклар хуҗа була. Һәм шул вакытта бирегә кызылларның ике резведчигы килә. Алар авылда аклар барлыгын белергә тели. Тик аларны әсирлеккә алалар, бик озак җәзалыйлар һәм атып үтерәләр. Арытаба бирегә кызыллар килеп акгвардиячеләрне куып җибәрә. Кызылларның коман­диры мөселман була, шуңа ул безнең авыл картлары белән җиңел аралаша, ул яугирләрне мөселман гореф-гадәтләре буенча һәм узып баручылар гражданнар сугышы геройларын хөрмәтләп искә алсын өчен юл читенә җирләүләрен үтенә».
Бу урында аңлатып китәргә кирәктер. Кемдер һичшиксез: нинди узып баручылар, Салих авылында ул урында юл бармыни, дип сорар. Элек авыл аша Уфа – Казан юлы үткән. Фәүзи абый М-5 трассасы да авыл аша үтәргә тиеш булган, әмма авылдашлар каршы төшкән, дип сөйләде. Шуңа күрә юлны башка урынга салганнар.
«Авыл картлары мөселманнарны юл читенә җирләү ярамаган эш, дип мәрхүмнәрне Уза елгасы ярында җирләгәннәр, элек ул урыннан урау юл үткән. Командирга юл елга буеннан үтә, дип аңлатканнар. Шулай итеп авыл янында билгесез кызыл разведчиклар кабере барлыкка килгән», дип дәвам итте ул.
Фәүзи абый миңа боларны сөйләгәндә авырый һәм урында ята иде. Ул минем кабергә яңа чардуган куйдыруымны үтенде.
Шулай итеп мин улымның барлык сорауларына да җавап таптым.
Бу кабер турында белгәннәрем киләчәк буыннарга да барып җитәр, дип ышанам. Тиздән каберлеккә дә чардуган куелыр, дип өметләнәбез».
Өстәп шуны әйтергә кирәк, елга суы вакыт үтү белән каберлекне юып алып китәргә ихтимал, ул карт агачның тамырлары көчле булу сәбәпле генә тора. Моңа юл куймас өчен яр буен тиз арада ныгытырга кирәк. Музей директоры Радик Әхмәдиев Юл төзү-ремонтлау идарәлегенә мөрәҗәгать иткән – предприятие ярдәм күрсәткән һәм бу урынга кирәкле күләмдә вак таш китереп бушаткан.
Читайте нас: