Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2019, 17:25

Снюс: төтенсез «кәнфит» зыянлы

Әлеге вакытта яшьләр арасында снюс – составында никотин булган «кәнфит» кулланучылар күбәйде, ул ирен белән урт арасына кыстырыла торган төтенсез тәмәкенең бер төре.

16 декабрьдә Чишмә поселогында снюс сатуны ачыклау максатында полиция, район хакимияте, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия вәкилләре катнашлыгында унбиш сәүдә үзәге тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге вакытта аның сәүдә нокталарында сатылмавы ачыкланды. Кибеттә эшләүчеләргә әлеге продукция белән сәүдә итәргә, шул исәптән балигъ яшькә җитмәгәннәргә сатарга ярамавы аңлатылды.
Шулай булуга карамастан, Чишмә районында үсмерләргә снюс сатылмый, дип әйтергә иртәрәк әле. Аңа ихтыяҗ булганда, бигрәк тә. Үсмерләр һәм яшьләр арасында снюс куллану зыянсыз гына түгел, модалы да, дип санала. Әмма ул, күпләр уйлаганча, хәвефсез түгел. Эчке эшләр бүлегенең Башкортстан буенча матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, республикада «никотинлы кәнфит» суырганнан соң агуланып дәваханәгә эләгүче үсмерләр бар. Мәсәлән, ноябрь башларында Кырмыскалы районында 12 яшьлек укучы шул рәвешле дәваханәгә салынган, Нефтекама шәһәрендә дә үсмер кыз белән шундый ук хәл булган.
Снюсны бу яшьтә куллану бала организмына начар йогынты ясаудан тыш, тәмәкегә бәйлелек барлыкка китерә, әлеге бәйлелекне табиблар ярдәменнән башка җиңеп булмый.
Балалар арасында агулану очраклары ешаю сәбәпле, республика прокуратурасы тарафыннан составында никотин булган суыра һәм чәйни торган катнашманы (снюс) сатуны тыю турында закон проекты әзерләнә.
Читайте нас: