Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2019, 11:15

Чишмә өчен чиста су

«Чишмә-су» су-канализация хуҗалыгы җәмгыятендә, башка предприятиеләрдәге кебек, ел ахырында башкарылган эшләргә йомгак ясала.

Мәсәлән, директор Азат Хәкимов сүзләренә караганда, предприятие муниципалитетның коммуналь инфраструктурасы эшчәнлеген һәм халыкны эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итеп, үз алдына куелган бурычны үтәгән.
«Чишмә-су» су-канализция хуҗалыгы җәмгыятендә 65 кеше эшли, предприятие 170 километр озынлыктагы суүткәргеч һәм 52 чакрым канализация челтәрләрен хезмәтләндерә. Агымдагы елда предприятиенең бюджеттан инвестициясе якынча 1,5 миллион сум тәшкил иткән.
– Чишмә районы «Экология» дәүләт проекты барышында эшләнгән «Чиста су» федераль проектына керде. Аның максаты – халыкны эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итү. Бу җәһәттән зур эш күләме планлаштырылды, – дип хәбәр итте Азат Миндәй улы.
Предприятие җитәкчесе аңлатуынча, Исаковка су алу җайланмасыннан автодромга кадәр сузылган ике суүткәргечнең берсе алыштырылачак. Аларның берсе полиэтилен, икенчесе – корыч. Полиэтилен суүткәргеч 2010–2011 елларда куелган булса, корычы куелганга 30 ел вакыт үткән һәм ул эчтән тутыккан һәм юшкын утырган. Шуңа күрә, еш юдыртуга карамастан, су һаман пычрак булып кала. Өстәвенә, корычтан аермалы буларак, полиэтилен торба аша электр тогы үтми. Суүткәргеч салганда төп проблема – ике урындагы: автодром янында (Могҗизалар кыры) һәм Чишмә авылы аша Шикәр заводы бистәсенә борылышта – тимер юл аша ничек чыгу. Әлеге вакытта проект эшләре алып барыла һәм экспертиза үткәрелә, эшләр киләсе елда башланачак.
– Проектта шулай ук суның катылыгын киметү өчен тәгаенләнгән җайланма кую планлаштырыла. СанПин буенча суның катылык нормасы җиде берәмлектән артмаса, Чишмәдә ул тугыздан ун берәмлеккә кадәр тәшкил итә. Бу куркыныч түгел һәм кешеләр сәламәтлегенә начар йогынты ясамый, – дип аңлатты Азат Хәкимов.
Су даими рәвештә производство программалары буенча контрольдә тотыла, шуннан тыш, Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге дә эчә торган суны даими рәвештә күзәтеп тора.
Шакшы суларны чистарту проблемасы торган саен кискенләшә. Шуңа күрә биологик чистарту корылмаларының куәтен ике тапкырга арттыру өчен алар үзгәртеп корыла.
– Гыйззәтуллин һәм Елга урамнары буйлап канализация-насос станцияләрен төзү буенча зур эш башкардык. Яңа елдан соң Яр буе бистәсендә канализация-насос станциясен эшләтә башларга планлаштырабыз, әлегә андагы шакшы суны машина белән чыгарабыз, әмма юынтык су күләме артып тора. Канализация челтәрләрен Чишмә поселогының көнбатыш өлешенә таба борып җибәрү буенча проектның дәвам итүен көтәбез, – дип билгеләде предприятие җитәкчесе.
– Безнең гражданнар дымлы салфеткаларны һәм шәхси гигиена чараларын күп уйлап тормыйча, унитазга ташлый. Бу әйберләр эреп югалмый, ә бергә укмашып торбага тыгыла. Кайвакыт торба шулкадәр дәрәҗәдә тыгыла ки, җирне экскаватор белән казып торбаны табарга, кисеп тазартырга һәм яңадан тоташтырып куярга туры килә, – диде Азат Миндәй улы.
Читайте нас: