Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2019, 13:19

Башкорт теле елы игълан ителде

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья башкортлар корылтаеның 2020 елны Башкорт теле елы, дип игълан итү башлангычын хуплады.

Әлеге фикер республика шәһәрләре һәм районнарының башкортлар корылтае вәкилләре белән очрашуда яңгырады. Бу көнне «Башкорт теле атнасы» эстафетасын үткәрү, туган телдә мәктәпкәчә белем бирүне оештыру, районнарда башкорт халык театрлары булдыру, яшьләрне Бөтендөнья башкортлар корылтае эшенә җәлеп итү кебек темалар тикшерелде.
Очрашуда Калтасы районында «Без башкорттар» тарихи-мәдәни үзәк һәм Салават районында Бөтенрәсәй әдәби үзәк булдыру турындагы мәсьәләләр күтәрелде. Радий Хәбиров, милли мәдәниятне күтәрү элементы буларак, башкорт ырулары парадын үткәрү идеясен хуплады, шулай ук төбәктә милли көрәшне арытаба үстерү турында фикерен белдерде.
Әйткәндәй, республикада Башкорт теле көне киң билгеләп үтелде, аны үткәрү датасы итеп бөек шагыйрь-мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көне сайланды. Әлеге вакыйга хөрмәтенә «БСТ» каналында телемарафон булды. Уфада зур мәдәни күңел ачу чарасы әзерләнде: теләге булган һәркем башкорт биюе элементларын өйрәнә, хатын-кызларның милли киеме өчен аксессуарлар ясау буенча осталык классларында, бәйгедә, шагыйрьләр һәм язучылар белән очрашуда һәм башкорт телен өйрәнү өчен интернет кушымта презентациясендә катнаша алды.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында башкорт теле һәм әдәбияты буенча ачык дәрес үтте, анда укытучылар сыйфатында Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча фонд директоры Гөлназ Йосыпова, «Башкорт теле һәм әдәбияты буенча ел укытучысы-2019» төбәкара бәйгедә җиңүче Гөлшат Габитова һәм билгеле башкорт видеоблогеры Фидан Колмөхәммәтов катнашты.
Дәресләр башланыр алдыннан республика Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафаров билгеләвенчә, башкорт теле Башкортстанның байлыгы, милли казанышы булып тора. Телне үстерү буенча көнүзәк мәсьәләләр бишенче Бөтендөнья башкортлар корылтаенда Башкорт теле һәм әдәбияты укытучыларының бөтенрәсәй съездында тикшерелде. Анда яңгыраган тәкъдимнәр һәм фикерләр игътибарсыз калмады.
Бүген башкорт телен өйрәнү өчен «Интерактив башкорт теле», балалар өчен «IQ БалаБаш», зурраклар өчен «Инофонбаш» кебек кушымталар һәм «Әлләсе» уены булдырылды. Күптән түгел «Россия-24 Башкортос-тан» телеканалында тел белемен камилләштерергә мөмкинлек бирүче «Красивый башкирский» телевидение тапшыруы башланды.
Читайте нас: