Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2019, 16:14

Яңа елны каршылауга әзерлек бара

Чишмә районында балалар да, өлкәннәр дә яратып көтеп алган бәйрәмгә – Яңа елга әзерлек бара.

Район үзәгендә урнашкан оешмаларда һәм предприятиеләрдә эш урыннары бәйрәмчә бизәлде. Яңа ел төрле төсләрдәге гирлянда утлары белән күзаллангач, кайбер оешмалар иң гади юл тапты. Мәсәлән, кайбер урыннарда агачларга, ә Промышленность урамындагы «Газпром газораспределение Уфа» җәмгыятенең Чишмә комплекслы хезмәте бинасы янында чыршыга һәм тәрәзәләргә гирляндалар эленде. «Чишмәэнергосервис» җәмгыяте бинасы матур итеп бизәлгән: капкада кар бөртекләре җемелдәшә, ихатадагы ике чыршыга көмеш төсендәге гирляндалар эленгән, янәшәдәге бинаны да шулай ук гирляндалар һәм төрле төсләргә кереп балкучы өч зур кар бөртеге белән бизәгәннәр. Чишмәнең юл ремонтлау-төзү идарәлегендә дә бина янында үсеп утырган чыршыларда утлар яна.
Чит илдән килүчеләр поселокның ни өчен бу кадәр бизәлүен «Чишмә май экстракцияләү заводы»на якынлашкач кына аңлаячак – биредә «2020» һәм «Яңа ел белән!» дигән язулар эленеп тора. «Ямь» җәмгыятендә урамдагы чыршыдан тыш, ишекләре дә зәвыклы итеп гирлянда белән бизәлгән. «Чишмә-су» җәмгыятендә дә чыршының бизәлгән, гирляндалар, хәтта уенчыклар эленгән булуын күрергә була, әмма җомга көн кичке алтыда боларның барысы да караңгылыкта утыра иде.
Тарих-крайны өйрәнү музее янында бигрәк тә ямьле, биредә бик күп утлар яна, хәтта янәшәдән узып китүчеләрнең аяк эзләре дә күренә, бинаның ике ягында үсеп утырган чыршылар бай итеп бизәлгән, тәрәзәләрдә һәм тышкы ишектә дә утлар җемелди.
Быел районның финанс идарәлеге, поселок Советы һәм үзәкләштерелгән бухгалтерия урнашкан бина янына якынлашкач, үзеңне әкияткә эләккән кебек хис итәсең. Бина тирәли эленгән кар бөртекләре үзенчәлекле төс өсти, тәрәзәләрдәге утлар төрле төсләргә кереп балкып яна, хәтта читтәрәк үсеп утырган каеннар да бизәлгән, ә бина алдындагы купшы чыршыларга гирляндалар эленгән.
Авыл биләмәләрендә әзерлек ничек бара?
Лесной авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Ринат Кулбаев:
– Чыршы куйдык, аны гирляндалар белән бизәдек. Тик кар яумагач, төрле сыннар ясап булмады. Быел урындагы хәрби часть кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте: аларның тырышлыгы белән кардан тау өеләчәк, шулай ук күсе, карбабай һәм Кыш бабай белән Карсылу сыннары ясау да алар иңнәренә төшәчәк. Сыннар ясау өчен әзерләнгән материал – формаларга тыгызлап тутырылган кар үз чиратын көтә. Шугалак ясыйбыз, тик су әлегә карга сеңә. «Ямь» предприятиесе сыннар ясау өчен Калмаш елгасыннан боз кисеп китерде. Яңа ел шәһәрчегендә тимердән һәм агачтан эшләнгән бер тау бар инде. Бәйрәм чараларына килгәндә исә, безнең авылда клуб юк, аның каравы, балалар өчен ел саен шундый чаралар оештыручы актив яшь әниләр бар, декабрьнең 20ләрендә хәрби часть белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең балалары, шулай ук башка сабыйлар өчен бәйрәм чарасы үткәрергә планлаштырабыз. Яңа ел төнендә шугалак булачак, музыка яңгыраячак.
Алина Антропова уллары Семен һәм Мирон белән яңа ел шәһәрчеге төзелгән урынга килгән.
– Карарга, мөмкин булса тау шуарга, саф һавада йөрергә, дип килдек. Бездә яңа ел шәһәрчеге гадәттә матур итеп бизәлә, быел да шулай булыр дип уйлыйм, вакыт бар әле. Быел чыршыны яңа урынга куйдылар, үткән елда ул почта янында иде, ә аңа кадәр кибет янәшәсендә булды, – диде яшь әни.
Дурас авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнил Заманов:
– Авыл Советы хакимияте утырыш үткәрде һәм Яңа елга хәзерлек өчен җаваплы кешеләрне билгеләде. 29 һәм 30 декабрьдә Әлбәй, Бүләкбаш һәм Дурас авылларында Яңа ел бәйрәмнәре үтәчәк. 2 һәм 3 гыйнварда спорт һәм мәдәни чаралар оештырылачак. 6 яки 7 гыйнварда халыкның ял итүен төрләндерү өчен якташыбыз, юмор остасы Альберт Уразмәтовны чакырачакбыз. Яңа ел алдыннан эчкечелеккә каршы эш алып барабыз, рейдлар үткәрәбез. Трактор бар, һава шартлары начарланса, юллар тазартылачак. Авыл Советында көндез кизү тору оештырылачак: ярдәм сораучыларның (балыкчылар юлда калса, юлларга кар салса) шалтыратуын кабул итәчәкбез. Яңа ел төнендә Дураста клуб ачык булачак, дискотека оештырылачак. 21 декабрьдә Дурас мәктәбендә Яңа ел бәйрәме үтәчәк. Һава шартларына карап, кибет янында шугалак ясарга тырышачакбыз, анда янгын сүндерү җайланмасы бар.
Дурас Мәдәният йорты мөдире Филүзә Вәлитова:
– 30 декабрьдә авыл халкына «Яңа ел алдыннан» тамашасын тәкъдим итәчәкбез, ә 3 гыйнварда балалар өчен чыршы бәйрәме үтәчәк. Православие динен тотучылар турында да онытмыйбыз: 6 гыйнварда Раштуада кич утыру үткәрергә ниятлибез.
Читайте нас: