Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 декабрь 2019, 18:00

Альфира Мохкулова: Киләсе елда туйларның күбрәк булуы көтелә

18 декабрьдә ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә.

Районның ЗАГС бүлеге 1918 елның 18 декабрендә ачылган. Аңа кадәр никахлар мәчетләрдә һәм чиркәүләрдә теркәлгән. Әлеге вакытта Чишмә эшчеләр поселогында райондагы бердәнбер ЗАГС бүлеге бар, барлык никахлар да шунда теркәлә.
– Безнең ЗАГС бүлегендә өч хезмәткәр эшли, мөрәҗәгатьләр күп, кайвакыт хәтта чират барлыкка килә. Кияү-кәләшләрнең бәхетле елмаюларын күрү безнең өчен шатлык, – дип сөйләде ЗАГС бүлеге начальнигы Альфира Мохкулова.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 259 пар теркәлгән. Моннан тыш, алар 50 ел бергә яшәгән гаилә парларын котлау чаралары үткәрә, юбилярларга Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән котлау хаты һәм бүләкләр, шулай ук сабыйлары туган ата-аналарга тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшыра.
Альфира Мохкулова әлеге өлкәдә 2003 елдан бирле эшли. Хезмәт юлын яшь белгеч буларак башлаган. Хәзерге вакытта ул Чишмә районында ЗАГС бүлеге начальнигы.
– Яшь парлар күбесенчә яз һәм җәй өйләнешә, кышын да буш урыннар аз була. Ә менә киләсе елда бездә ыгы-зыгы булыр, дип көтелә, чөнки 2020 – кәбисә елы, димәк, өйләнешергә теләүчеләр күбрәк булачак, – дип елмайды Альфира Мохкулова.
Читайте нас: