Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2019, 12:58

Дәваханә яңа кирәк-яраклар белән җиһазландырыла

Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты чикләрендә төбәк проектларын гамәлгә ашыруга – 5 миллиард, федераль бюджеттан 2,5 млрд сум акча бүлү каралган.

Мәсәлән, Чишмә районында «Беренче медицина ярдәме күрсәтү системасы үсеше» төбәк проекты буенча Алкин шифаханәсе авылы өчен федераль һәм республика бюджетларыннан бүленгән 2500000 сумга модульле ФАП сатып алынган. Чишмә муниципаль район Хакимияте фельдшер-акушерлык пункты территориясен төзекләндерүгә һәм җиһазлар сатып алуга

560 меңнән күбрәк акча бүлгән. Муниципаль бюджеттан финанслау исәбенә шулай ук Арслан авылы фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясау өчен бер миллионнан күбрәк, Салихтагы ФАПны капиталь ремонтлауга 714600 сум, шикәр заводы бистәсендә процедура кабинетын ремонтлауга 689 мең сум акча бирелгән.

Чишмә үзәк район дәваханәсендә «Балалар сәламәтлеген саклау үсеше» төбәк проекты чикләрендә балалар өчен ике стоматология җиһазы кайтарылган, ә җәй балалар поликлиникасында яңа УЗИ аппараты барлыкка килде.

– Сатып алынган әйберләрнең иң зурысы – компьютерлар, – дип хәбәр итте Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров.

Дәваханәгә «Сәламәтлек сагында бердәм цифрлы контур» проекты буенча 37 компьютер, 11 принтер, ашыгыч ярдәм машиналары өчен планшетлар кайтарылган. Боларның барысы да сәламәтлек саклау системасының башлангыч звеносын үстерүгә, шул исәптән участок терапевтлары һәм педиатрлары эшен җайга салуга юнәлдерелә.

2019 елда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты буенча районга федераль һәм төбәк бюджетларыннан финанслау исәбенә 11044882,3 сумга «В» класслы дүрт ашыгыч ярдәм машинасы алынган.

Камил Самат улы билгеләвенчә, машиналар кичекмәстән ярдәм күрсәтү өчен барлык мөһим һәм заманча кирәк-яраклар белән җиһазландырылган.

Дәваханәнең паллиатив бүлегенә озак ятканнан соң тән тишелмәсен өчен махсус 11 матрас һәм карават алынган. Тагын да лампа, дефибриллятор, электркүтәрткеч, ике ЭКГ аппараты, энтераль тукландыру өчен насос һәм башка әйберләр, барлыгы 6029172,07 сумлык (ашыгыч ярдәм машиналарын һәм модульле ФАПны исәпләмичә) медицина җиһазлары кайтарылган.
Читайте нас: