Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 декабрь 2019, 13:50

Чишмә ташландык машиналардан арына

Республикада ташландык һәм череп ятучы машиналардан арыну буенча эш җәй көне үк башланган иде.

Республикада ташландык һәм череп ятучы машиналардан арыну буенча эш җәй көне үк башланган иде.
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы бу эшкә җитди тотынды һәм аларны эвакуацияләү тәртибен раслау турындагы карар проектын эшләде.
– Ишегалларында ташландык хәлдәге тутыгып яткан иске автомобильләр чишмәлеләрдә зур канәгатьсезлек уята, – дип билгеләде Радий Хәбиров, республиканы иске машиналардан арындырырга чакырып.
Чишмә районының Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе территориясендә ташландык, сүтелгән һәм хуҗасыз транспорт чараларын ачыклау, аларны башка урынга күчерү, саклау һәм утильләштерү буенча комиссия төзелде. Аның составына Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Б. Вәлиуллин, шәһәр биләмәсе хакимиятенең 1нче категорияле белгече Р. Ганиев һәм комиссия әгъзалары – И. Габидуллин («Чишмә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты» МУПы директоры), Ф. Мәһәдиев (Чишмә муниципаль район Хакимиятенең муниципаль контроль секторы мөдире), А. Карачурин (Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге ЮХИДИнең юл күзәтчелеге дәүләт инспекторы) керде.
– Комиссия башта ташландык транспорт чараларын ачыклау максатында чыга. Мондый рейдлар әлегә Чишмә поселогында, күп катлы йортлар ишегалларында гына үткәрелә, – дип хәбәр итте комиссия секретаре Руслан Ганиев.
Ул тәгәрмәчләренең һавасы чыккан, пыялалары ватылган, номерлары булмаган, авариягә эләккән транспорт чаралары ташландык дип исәпләнә, дип аңлатты. Шундый автомобильгә тап булган очракта беренчел акт төзелә, транспорт хуҗасының кем булуын ачыклау өчен ЮХИДИгә запрос ясала, шулай ук автотранспортны башка урынга үзең күчерү өчен белдерү кәгазе калдырыла.
– Машина хуҗасының кем икәнен ачыклап булмаса, моны күршеләр аша белергә тырышабыз. Бүгенге көнгә поселок урамнарында 20 ташландык машина теркәлде. Бу эшне ике этапка бүлдек, әлегә эшләү өчен ун машина сайлап алынды, сигез хуҗа транспортларын икенче урынга үзләре күчерде, – дип аңлатты Руслан Илнур улы.
Аның сүзләренә караганда, ташландык һәм хуҗасыз транспорт чараларын билгеле бер көндә икенче урынга мәҗбүри күчерү турында мәгълүмати белдерү «Чишмә» район гәзитендә бастырыла һәм Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте сайтына куела. Шул көнне транспортка тагын бер тапкыр акт төзелә, опись ясала, печатьләп алына, аны эвакуаторга төяү барышы видеога төшерелә.
Әгәр хуҗа мәҗбүри эвакуацияләүдән соң акылга килеп тимер атын үзенә кире кайтарып алырга карар итсә, ул өч ай эчендә поссовет хакимиятенә гариза яза ала. Гариза өч эш көнендә каралачак, документлар булмаган очракта гына үтенеч кире кагылырга ихтимал. Машина хуҗасына транспортның махсус тукталышта булуы өчен акча түләргә туры киләчәк. Машина хуҗасы өч ай эчендә килмәсә, поссовет транспорт чарасының хуҗасыз булуын тану турында судка дәгъва белән мөрәҗәгать итәчәк, суд уңай карар чыгарган очракта ул муниципаль милеккә тапшырылачак.
Белгеч Чишмә поселогының Коммунистик урамдагы 14нче йорт алдыннан иске машинаны алуны үтенеп гражданнарның мөрәҗәгать итүен билгеләде.
– Хуҗасыз машиналар саны үзгәреп тора, алар белән эш алып барабыз, әмма шул ук вакытта яңалары барлыкка килә. Күптән түгел Ленин урамындагы 40нчы һәм 48нче йорт алларында тагын ике иске машина өстәлде, – диде Руслан Ганиев.
Читайте нас: