Гомумән алганда, Интернет – ул ике башлы таяк кебек. Бер яктан, ул аралашуны шактый җиңеләйтә, икенче яклап – мошенниклар аның ярдәмендә санаулы минутта акча янчыгыгызны «чистарта» ала.
«Шуңа күрә зур акча белән бәйле мәсьәләләрне банкка, сәүдә үзәкләренә барып хәл итәргә тәкъдим итәбез», – дип киңәш бирә Эчке эшләр министрлыгы Җинаять эзләү идарәлегенең телекоммуникацион технологияләр ярдәмендә гомумҗинаять юнәлешендәге мошенниклыкны һәм урлашуларны ачыклау буенча бүлеге начальнигы Азат Тимерҗанов. Аның сүзләренә караганда, иң күп таралган мошенниклык схемалары – ул банк хезмәткәре исеменнән һәм популяр интернет-сервиста урнаштырылган игъланнар ярдәмендә алдау.
– Мошенниклар банкның хәвефсезлек хезмәте исеменнән шалтыраталар һәм клиентка картасының блокка куелуы яки аннан акча алынуы турында хәбәр итәләр, – дип дәвам итте әңгмәдәшчебез. – Арытаба ике очрак өчен дә бер схема кулланыла: карта номерын, шул исәптән аның артында язылган өч санлы кодны сорыйлар. Аннан соң сезнең телефонга СМС-хәбәр белән килгән парольне әйтүегезне үтенәләр. Әлеге хәбәрдә клиент бу парольне беркемгә дә, хәтта банк хезмәткәрләренә дә әйтергә тиеш түгел, дип язылса да.
Шушы көннәрдә генә алдаркараклар Уфада яшәүче бер хатынның банк картасыннан 400 мең сум акчасын алганнар. Бу кармакка яшьләр һәм урта яшьләрдәге кешеләр, ягъни банк хезмәтләреннән актив файдаланучылар эләгә.
Шуны исегездә тотыгыз, телефоннан сөйләшкәндә сезгә исем-шәрифләрегез белән мөрәҗәгать итсәләр дә, яшерен мәгълүматларны хәбәр итмәгез.
Әгәр шикләнсәгез, телефоннан сөйләшүне туктатып банкның «кызу линиясенә» шалтыратыгыз, аның номеры банк картагызның икенче ягында бар. Яисә сезгә яңа гына шалтыраткан номерга кире шалтыратып карагыз. Әгәр алар чыннан да мошенник булсалар, абонентка кире шалтыратып булмаячак.
– Беренче вариант – нинди дә булса әйберен интернет аша сатуга куйган кешегә шалтыратып, «бу әйбер бик ошады, башкалар алмасын өчен алдан акча түләп куям», дип әйбер сатучының карта номерын сорау, – дип сөйләде Азат Тимерҗанов. – Арытаба хәл банк картасы белән булган кебек: аның номерын, кодын һәм бер тапкыр кулланыла торган парольне сорыйлар.
Икенче ысул – мошенниклар, игътибар җәлеп итү өчен, түбән бәягә товар сату турындагы игъланны үзләре куя. Сатып алырга теләүче «арзанлы товарны алып калу» өчен алдан акча түләргә ризалаша. Нәтиҗәдә товарсыз да, акчасыз да кала. Мошенникларга кире шалтыратып булмый, чөнки зыян күрүченең телефон номеры шунда ук кара исемлеккә куела.
Әйткәндәй, алдан акча алып түбән бәягә товар тәкъдим итүче сайтлар да тозак булырга ихтимал. Анда текәрәк белгечләр «эшли», чөнки ялган сайтны булдырырга, юридик яктан теркәр-гә, телефоннан шалтыратуларга җавап бирү өчен кеше алырга, ягъни зур система төзергә кирәк.
Әйткәндәй, телефоннан шалтыратуларны кабул итеп өстәмә акча эшләү кебек тәкъдимнәргә сак карарга кирәк. Әгәр бу мошенниклар корган схема булса, сезнең эшчәнлек белән хокук саклау органнары кызыксынырга ихтимал, ул вакытта моңа катнашың булмавын расларга туры киләчәк.
Без биржада уйнау турында язган идек инде. Биржа уеннарының демо-версияләре, гади генә әйткәндә, интернет-уеннар бар. Кеше биржада уйныйм дип уйлый, ә асылда исә моның чынбарлыкка бернинди дә катнашлыгы юк. Шул рәвешле ул хәләл акчасыннан колак кага.
– Халыкны өйгә килеп алдау очраклары да күбәя. Өлкән яшьтәгеләр барыннан да ешрак кармакка «каба». Җинаятьчеләр үзләрен өйгә газ, ут караучылар, су кертүчеләр, социаль хезмәткәрләр, шулай ук арзан бәягә азык-төлек сатучылар, хәтта... бозымны чыгаручылар дип алдап та керәләр. Бәхеткә, әлеге вакытта алар күп түгел, әмма шул рәвешле кылынган җинаятьләр ишетелеп тора. Иң начары, алданган әби-бабайлар мошенникларны таный да, оперативникларга кирәкле мәгълүмат та бирә алмыйлар. Шуңа күрә аларның туганнарына һәм балаларына якыннарыгызны җинаятьчеләрдән саклагыз, дип мөрәҗәгать итәбез.
Берничә тапкыр хәбәр итүебезчә, мошенниклар өйдән-өйгә йөри һәм пенсионерларны бәяләре кибеттәгедән берничә тапкыр кыйммәтрәк булган газ анализаторлары һәм янгын чыгу турында кисәтүче җайланмалар алырга мәҗбүр итә. Күп вакыт алар шул ук адрес буенча бара, хуҗаларны бер-ике ел элек сатып алынган җиһазларны алыштырырга кирәк, дип ышандыра. Куллану срогы чыккан, эшләми башлаган, сыйфаты начар, дип төрле сәбәпләр таба.
Безнең картлар ышанучан, аларны, датчик сатып алып куймасагыз, газ караучылар яки янгын хезмәте килеп тикшерәчәк, штраф салачак, дип куркыту берни тормый. Бер кергәндә акчаларын да урлап чыгып китәләр, һәм әйбер сатканда эре акчаны ваклагач, шуның урынына ялган акча бирәләр.
Онытмагыз: таныш булмаган кешеләрне өегезгә кертер алдыннан иң башта аның фамилиясен, кем булып эшләвен сорашыгыз, аннары ул эшләгән оешмага шалтыратып, әлеге хезмәткәрне чыннан да сезгә җибәрүләрен ачыклагыз.
Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2019 елда республикада мошенниклык очракларының артуы күзәтелә, узган ел белән чагыштырганда, 30 процентка күбрәк. Аларның күбесе – 1288е интернет ярдәмендә (+264), 950 (+540) телефон аша кылынган җинаять.
Үзләрен газ хезмәткәрләре, су кертүче, социаль хезмәткәр дип таныштырып алдауның 44 очрагы теркәлгән, бу, үткән ел белән чагыштырганда, 4 очракка күбрәк. Шулай ук алда язып үтелгән җинаятьләр дә быел күбрәк ачыкланган.