Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 декабрь 2019, 13:45

Питрәйдә клуб ремонтлана

2019 елның 25 октябрендә Ибраһим авылы клубында Ибраһим авыл Советы биләмәсе территориясендә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча проектларны гамәлгә ашыру буенча питрәйлеләр өчен тәүге җыелыш үтте.

Җыелышта авылда яшәүче 168 кешенең 29ы катнашты. Питрәй халкы ППМИ проектларын гамәлгә ашыру буенча бәйгедә катнашу өчен бердәм тавыш бирде. Тавыш бирү өчен авылдагы дүрт мөһим проблема сайланды. Күпчелек тавыш клуб һәм китапханә урнашкан административ бинаны ремонтлау өчен бирелде. 2019 елның 9 ноябрендә үткән икенче җыелышта 81 кеше катнашты. Тавыш бирү юлы белән сайланган проект тагын бер тапкыр расланды. ППМИ проектын тормышка ашыру буенча йомгаклау җыелышы 2019 елның 11 ноябрендә Питрәй авылы конторасында үтте, анда 25 кеше катнашты. Тавыш бирү йомгаклары буенча «Питрәй авылында административ бинаны капиталь ремонтлау» проекты сайланды.

Ибраһим авыл Советы биләмәсе башлыгы проектны гамәлгә ашыру өчен 1300000 сум таләп ителүен, муниципалитеттан 100000 сум бүленүен, халыктан да шулкадәр акча җыю таләп ителүен, иганәчеләр өлеше 100000 сум тәшкил итәргә тиешлеген хәбәр итте. Җыелышта биш кеше катнашлыгында һәм Ирина Денисова рәислегендә инициаторлар төркеме сайланды.
Читайте нас: