Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2019, 17:29

Вероника Скворцова медицина оешмаларында булды

Үткән җомга, 29 ноябрьдә, Рәсәйнең сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Башкортстанга килде

Ул төбәкнең сәламәтлек саклау учреждениеләре эше белән танышты, «Ана һәм бала» клиник госпиталендә булды, шулай ук дәваханәләргә тугыз күчмә фельдшер-акушерлык пункты һәм дүрт ашыгыч ярдәм машинасы тапшыруда катнашты.

Барлык машиналар «Сәламәтлек саклау» дәүләт проектының беренче медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты барышында сатып алынган. Тантаналы чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров та катнашты, ул Рәсәй президенты Владимир Путин башлангычындагы дәүләт проектларын гамәлгә ашыру барышында бер ел эчендә медицина хезмәткәрләре күп кенә уңай үзгәрешләр тойды, дип билгеләде.

– Иң төп максат – халыкның озаграк һәм яхшырак яшәве. Агымдагы елда уртак тырышлык һәм дәүләт проектлары ярдәмендә 2500 меңнән артык кешенең гомерен саклап калуга ирешелде, бу бер зур торак пункт дигән сүз. Күчмә ФАПлар тапшыру безнең республика өчен – мөһим бүләк, – диде Радий Хәбиров.

Вероника Скворцова үз чиратында республикада «Сәламәтлек саклау» дәүләт проектын тормышка ашыру барышында күп нәрсә эшләнүен билгеләде: үзәкләштерелгән ашыгыч ярдәм хезмәтенең яңа форматы кертелгән, Республика онкология диспансеры заманча аппаратура белән җиһазландырылган, авыл медицинасына игътибар бирелә.

Бөре, Гафури, Кушнарен, Илеш, Туймазы, Благовещен, Әлшәй, Мәсәгүт районнарының үзәк дәваханәләре һәм Уфаның 21нче клиник дәваханәсе күчмә ФАПлар алды. Октябрьский һәм Салават, шулай ук Ишембай һәм Бәләбәй районнары дәваханәләренә ашыгыч ярдәм машиналары җибәрелде.

Федераль министр шулай ук республиканың клиник онкология диспансерына барды, анда Вероника Скворцованы югары технологияле өч линия тизләткече белән таныштырдылар. Аппаратлар нурланышның сәламәт тукымаларга йогынтысын азайтырга мөмкинлек бирә һәм нурланыш терапиясенең югары төгәллеген тәэмин итә. Онкология диспансерының радиология бүлеге мөдире Фәһимә Мофазалова сүзләренә караганда, бер елда биш мең кеше радиологик дәвалану ала.

Вероника Скворцова «Ана һәм бала» клиник госпитале эшен югары бәяләп, республикада дәүләт-хосусый партнерлыкның үсеш алуын билгеләде.

– Бу үзәк дәүләтнеке түгел, әмма Башкортстанда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең территориаль дәүләт гарантияләре программасына кертелгән, – дип ассызыклады Вероника Скворцова.

Фото: «Башинформ»
Читайте нас: