Чишмэ
-11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 декабрь 2019, 20:53

Балалар сәнгать мәктәбе ремонтланачак

2019 елның 21 ноябрендә Чишмә поселогы, Социалистик урам, 19 адресы буенча күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең һәм поселокта яшәүче башка халыкның Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) буенча йомгаклау җыелышы үтте.

Анда халыкның ППМИ-2020дә катнашуның максатка ярашлылыгы һәм анда катнашу өчен проект билгеләү хәл ителде.

Җыелыш барышында ике проект тәкъдим ителде, әмма поселок өчен аеруча мөһим булган проблема – «Чишмә муниципаль районның Балалар сәнгать мәктәбенең уку кабинетларын һәм санузелларын капиталь ремонтлау» хәл ителде.

Җыелышта чыгыш ясаучылар әлеге проектның мөһимлеген билгеләделәр һәм ППМИ-2020дә катнашырга тәкъдим иттеләр. Карар бертавыштан кабул ителде.
Читайте нас в