Торак пункт халкы чишмәне төзекләндерү, Ар авылындагы зиратка койма тоту һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлне ремонтлау кебек социаль инфраструктура проблемаларын тикшерде. Җыелышка килгән авыл халкы ППМИ-2020 проектын финанслауда катнашырга бертавыштан теләк белдерде һәм «Ар авылында 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә куелган һәйкәлне үзгәртеп кору» проектын сайлады.