Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2019, 18:30

Яңа афәт баш күтәрә – снюс

Җәмгыятькә, безнең балаларга яңа афәт яный. Аның исеме – снюс.

Җәмгыятькә, безнең балаларга яңа афәт яный. Аның исеме – снюс. Ул – чәйни торган табакның бер төре. Ул күптән түгел барлыкка килде, һәм аны тәмәке тартудан альтернатива дип тәкъдим итәләр. Аны хәзер бөтен җирдән, азык-төлек кибетләреннән дә суыра торган конфет, мармелад, сагыз рәвешендә сатып алырга була һәм хәтта 9-10 яшьлек бала да бернинди чикләүләрсез сатып алала. Әмма шушындый бер «конфет»та, аның бер дозасында никотин 3 кап (!) тәмәкедәге кадәр (якынча 50 мг ). Зыянын күз алдына китерү авыр түгел... Ягъни бер доза снюс баланы үтерергә ихтимал. Аның белән мәктәп укучыларының агуланган очраклары инде шактый теркәлгән. Кызганыч, поселок кибетләрендә дә снюсны ачык сатуда табып була, дигән хәбәрләр килеп иреште. Тиздән снюс сатуны тыю турында закон кабул ителер, шул вакытта илебездә, республикабызда һәм районыбызда да снюс сатылудан туктар, дип ышанып калабыз
Читайте нас: