Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2019, 12:41

Умартачылар проблемалар турында сөйләште

Чишмә районы умартачылары 30 ноябрьдә поселокта үткән чираттагы җыелышта күп кенә мәсьәләләрне тикшерделәр.

Ветеринария станциясе вәкиле Д. Әминев умарталарны «Меркурий» системасында теркәү, шулай ук документларсыз күчерүнең рөхсәт ителмәве, ветеринария станциясенә хәбәр итмичә республикага читтән умарта алып кайткан һәм аны бер ай карантинда тотмаган өчен умартачыларга зур штраф салу ихтималлыгы турында сөйләде. Умартачыларга федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә дәүләт ярдәме күрсәтү, кирәк-яраклар сатып алуга субсидияләр бүленү тәртибе турында мәгълүмат бирелде. Кирәк-яракларны һәм даруларны алар районның умартачылар җәмгыяте аша сатып алырга килештеләр, умарталар ташу өчен тагылмаларны җитештерүчедән алу мөмкинлеге бар. Аларга шулай ук Ростовта үткән умартачылар съезды нәтиҗәләре, башкорт токымлы бал кортларын саклап калу буенча «Алтын Солок» проекты эше турында сөйләделәр.

«Быел умарталыклардагы бик күп бал кортлары, басуларга сибелгән химикатлар белән агулану сәбәпле, һәлак булды», – дип билгеләде Чишмә районы умартачылар җәмгыяте рәисе Рафаэль Вәлиев. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның июль-августында авыл хуҗалыгы чәчүлекләрен эшкәрткәндә кулланылучы пестицидлар белән агулану нәтиҗәсендә Башкортстаннан тыш Рәсәйнең тагын 30 төбәгендә бал кортларының күпләп һәлак булуы күзәтелде. Экспертлар хәбәр итүенчә, моның төп сәбәбе – пестицидларны һәм гербицидларны контрольсез куллану. Рәсми мәгълүматлар буенча, быел Рәсәйдә өч миллионнан күбрәк корт иле һәлак булган. Башкортстанда кортлар Стәрлетамак, Дәүләкән, Илеш, Бәләбәй, Мәләвез, Гафури, Чакмагыш, Миякә һәм Кырмыскалы районнарында күпләп кырылган, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Чишмә умартачылары бал кортларының агулануына юл куймас өчен аграрчылар белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен эзли.

Умартачылар җәмгыятенең «Ватсапп»та үзләрен борчыган проблемалар турында сөйләшү, яңалыклар белән уртаклашу өчен төркем булдыруын билгеләп үтик. Анда кушылырга теләүчеләргә Рафаэль Вәлиевка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: