Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2019, 18:13

ВИЧ-инфекциялеләр ике йөздән артык

Хәзерге заманда ВИЧ һәм СПИД турында белмәүчеләр бик аздыр.

Әлеге яман чирләр сезгә дә кагылмасын өчен алардан саклану ысуллары турында белергә кирәк.

Бу сезне һәм якыннарыгызны ышанычлы рәвештә чирдән саклап калыр.

Кеше иммунодефициты вирусы (ВИЧ) организмның мөһим функциясен башкаручы – аны инфекцияләрдән саклаучы иммунитет системасын какшата. ВИЧ-инфекция белән СПИДның аермасы нәрсәдә дисәгез, икенчесе ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе, бу вакытта кеше организмының иммунодефицит үсеш алу сәбәпле, инфекцияләргә һәм вирусларга каршы тору көче бетә.

Башкортстан Республикасы буенча күзәтү чоры барышында, 1987 елдан башлап, әлеге чир 33305 пациентта ачыкланган. Ә Чишмә районында 201 кеше теркәлгән, аларның 180е дәваханәдә исәптә тора. Агымдагы елда Чишмә районында 22 кешегә, шул исәптән бер авырлы хатынга ВИЧ диагнозы куелган.

Әлеге чир көнкүреш тормышта, шулай ук кагылганда, үпкәндә, төчкергәндә, йөткергәндә йокмый.

Чишмә үзәк район дәваханәсе табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов билгеләвенчә, әлеге вакытта ВИЧ күбесенчә сакланмыйча җенси мөнәсәбәткә керү сәбәпле йога, ВИЧ-инфекция шулай ук кан аша һәм стериль булмаган медицина җиһазларын куллану сәбәпле йогарга, йөкле хатыннан баласына да күчәргә ихтимал.

Авыруны иртә ачыклау дәвалауны вакытында башларга һәм ВИЧ йоктырган кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирә.

Фото: «Башинформ»
Читайте нас: