Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2019, 14:00

Күңел кушуы буенча ярдәм итәм

5 декабрь – икътисади һәм социаль үсеш хакына Халыкара ирекмәннәр көне.

Тирә-яктагыларның хәленә керә белү һәм игелеклелек – ул һәр кешедә булырга тиешле сыйфатлар. Волонтерлар, гади халык һәм оешмалар авыр хәлдә калучыларга, өлкән яшьтәгеләргә һәм ятим балаларга матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәтергә тырышалар.

Чишмә районында яшәүче Артем Собханкулов шундый актив волонтерларның берсе. Ул тату һәм дус гаиләдә үскән, поселокта гимназия тәмамлаган. Әлеге вакытта Артем Чишмәдә генә түгел, республика буенча балалар өчен чаралар оештыручы аниматор булып эшли.

– Балаларны бик яратам, алар белән сигез елга якын эшлим. Мин эшсөяр, аена бер көн ял туры килсә – бик яхшы, – дип сөйли 20 яшьлек Артем Собханкулов.

Ул онкология үзәкләренә бара, күп балалы гаиләләргә, приютта яшәүче сабыйларга ярдәм итә. Эше шул булганга түгел – күңел кушуы буенча бара. Ул иганәчеләр һәм хәйрия фондлары белән берлектә аларга матди ярдәм чарасы табарга тырыша, еш кына бәйрәм чаралары үткәрә.

– Ул ике ел дәвамында безнең приютта яшәүче балаларга ярдәм итә, бәйрәмнәр, кызыклы һәм күңелле осталык класслары үткәрә, балаларны чыгыш ясарга әзерли. Балаларга күңелле хис-тойгылар, аралашу бүләк итә, аларны үзләрен ышанычлы итеп сәхнәдә тотарга өйрәтә, – дип сөйләде социаль приют директоры Э. Яковлева.

Эльвира Яковлева билгеләвенчә, балалар да Артемны бик ярата, «Артемка – Помидорка» (аның сәхнә псевдонимы) киләчәген ишетү белән бик куаналар һәм түземсезләнеп аны көтәләр.

– Балалар бу тормышта ешрак шатланырга тиеш, алар үзләрен беркемгә дә кирәкмәгән һәм ялгыз итеп тоймасын, яраткан уенчыклары булсын. Онкология үзәкләрендә яткан балалар янына бару бик мөһим – чөнки бу аларны канатландыра һәм әти-әниләренә барысы да яхшы булачак дигән өмет бирә. Балаларны еш кына җылы сүз, елмаю һәм шатлык дәвалый, хәтта авыр чирлеләрнең хәлен җиңеләйтә, – ди Артем.

Безгә дә шул турыда онытмаска, башкаларның чиренә, хәсрәтенә карата битараф булмаска кирәк.
Читайте нас: