«Салым һәм бухгалтерлык отчетын тапшыру» электрон сервисы ярдәмендә отчет җибәрү өчен электрон ачкыч булырга тиеш. Аны элемтә операторыннан яисә Рәсәй Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән, таныклык бирүче үзәк вәкиленнән алырга мөмкин. Таныклык бирүче үзәкләр исемлеге ведомство сайтында «Таныклык бирүче үзәкләр аккредитациясе» бүлегендә бастырылган. Шуннан соң Федераль салым хезмәте сайтында (
www.nalog.ru) урнашкан «Абонент идентификаторын алу сервисы» салым отчетын тапшыру системасында «Электрон сервислар» бүлегендә үзаллы теркәлергә һәм абонент идентификаторы алырга кирәк. Абонентның электрон имзасы һәм уникаль идентификаторы салым түләүчегә Рәсәй Федераль салым хезмәте сайты аша «Салым һәм бухгалтерлык отчетын тапшыру» Интернет-сервисы ярдәмендә салым һәм бухгалтерлык отчетын җибәрергә мөмкинлек бирә.