Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2019, 12:41

Өйдрәк: күпчелек суүткәргеч өчен

2019 елның 27 ноябрендә Өйдрәк авылы балалар бакчасында Чишмә муниципаль районның Сафар авыл Советы биләмәсендә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) буенча проектларны тормышка ашыру буенча йомгаклау җыелышы үтте.

Анда авылда яшәүче 147 кешенең 36сы катнашты. Сафар авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдар Байбурин ППМИның әһәмияте һәм әлеге программа гамәлдә булган елларда авыл биләмәсе торак пунктларында нинди эшләр эшләнелүе турында сөйләде. Өйдрәклеләр бертавыштан ППМИ-2020дә катнашырга карар иттеләр.

Көнүзәктә булган өч мәсьәлә: Өйдрәктә су башнясын капиталь ремонтлау, юлларны ремонтлау һәм урамнарны яктырту буенча тавыш бирелде.

Бәйгедә катнашу өчен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча (31 тавыш) «Өйдрәк авылында суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлау» проекты сайланды.

Илдар Усман улы шулай ук проектны өстәмә финанслауга тукталды.

Аны тормышка ашыру өчен 600 мең сум акча таләп ителә, биләмә 100 мең сум бүләчәк, халыктан 100 мең сум җыю таләп ителә, иганәчеләр өлеше 30000 сум тәшкил итәчәк. Авыл старостасы Илгиз Әсәдуллин һәр йорттан 1000 сум акча җыярга тәкъдим итте.

Җыелышта алты кешедән торган инициаторлар төркеме билгеләнде, аның рәисе итеп Марат Әхмәдишин сайланды.
Читайте нас: