Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2019, 12:23

Ата-аналарга ЭКОга бушлай квота тәкъдим ителә

Республикада ЭКО процедурасына дәүләт ярдәме артачак.

Бу хакта үзенең социаль челтәрдәге битендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Киләсе елда бу максатларга өстәмә 83 миллион сум акча бүлү планлаштырыла.

– Бүген карар кабул ителде, аның ярдәмендә киләсе елга республикада, ким дигәндә, 650 балага күбрәк туачак! Бездә ЭКО процедурасына дәүләт ярдәме каралган, әмма элек бу акча җитми иде. Быел әлеге мөмкинлектән 2025 хатын-кыз файдаланган, ә киләсе елга өстәмә 83 миллион сум бүлеп бирәбез, ЭКО ярдәмендә инде 3000 бала дөньяга киләчәк. Алга таба – өч мең хатын-кыздан чиратны нульгә кадәр киметәчәкбез һәм ЭКОны тагын да актив үстерәчәкбез. Бу киңәшмә нәтиҗәләре буенча кәеф – менә дигән, әйтерсең, үзем дә әти булган кебек! – дип язган Радий Хәбиров.

Республикада ел саен бушлай ЭКО ясатучы гаиләләр саны арта. 2008 елда бу сан якынча 100 кеше тәшкил итсә, 2017 елда исә – 1500, ә инде 2018 елда 2000 процедура үткәрелде. Бу вакыт эчендә күп гаиләләрдә күптәннән көтелгән бала тавышы яңгырады. Алар исәбендә Кәримовлар да бар (исем-шәрифләре үзгәртеп бирелә).

Юлия белән Вадим соң гына – 40 яшьләрдә өйләнешкәннәр. Туйны һәм бала алып кайтуны озакка сузмаска булганнар.

Загска документларын танышып өч ай узуга бирсәләр дә, баланы тиз генә алып кайта алмаганнар... Гинеколог озакка сузмаска һәм ЭКОга чиратка басарга киңәш биргән. Кәримовлар үзләрен кызыксындырган сорауга җавапны төрле форумнардан эзләгән, үзләре кебек баласыз гаиләләр белән аралашкан һәм тәвәккәлләгән. Ике ел үтүгә кадерле уллары Артем туган.

– Улыбыз тугач үзебезне бик бәхетле хис итәбез, безгә бу бәхетне бүләк иткән табибларга чиксез рәхмәтлебез, – ди алар.

Исегезгә төшерәбез, экстракорпораль аталандыру 2013 елдан башлап мотлак медицина иминияте программасына кертелде. Әлеге процедураны үткәрүгә өйләнешкән гаилә парлары гына түгел, ялгыз хатыннар да исәп тота ала. Мотлак медицина страховкасы исәбенә ЭКОны берничә хосусый клиника һәм дәүләтнеке булган бер медицина учреждениесе ясый: «Мать и Дитя», «Семья», «Здоровье женщины» клиникалары һәм Республиканың медико-генетика үзәге, киләсе елдан башлап бу хезмәтне «Медикал Он Груп» клиникасы да күрсәтә башлый.

Беренче тапкыр экстракорпораль аталандыру ысулы 1977 елда Бөек Британиядә кулланылган. Нәтиҗәдә 1978 елда тарихта тәү тапкыр «пробиркадан» кеше – Луиза Браун исемле кыз туа. Хәзер ул урта яшьләрдәге хатын-кыз, аның табигый юл белән дөньяга килгән ике кызы бар.

Фото: «Башинформ», Олег Яровиков фотосы
Читайте нас: