Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 ноябрь 2019, 14:40

Юлларга вак таш җәеләчәк

21 ноябрьдә Новотроицкий авыл Советы биләмәсендә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасын тормышка ашыру буенча йомгаклау җыелышы үтте.

Анда авылда яшәүче 226 кешедән 56сы катнашты. Җыелыш 2017–2019 елларда республикада урындагы башлангычларга нигезләнгән җәмәгать инфраструктурасы үсеше проектларын тормышка ашыру турындагы мәгълүматтан башланды, шулай ук торак пунктның аеруча кискен торган социаль-иктисади проблемалары, катнашкан очракта өстәмә финанслау тикшерелде. Новотроицкий авыл Советы биләмәсе башлыгы Наил Шәйхетдинов үткән елларда авыл биләмәсендә тормышка ашырылган проектларны санап үтте. Новотроицкий халкы ППМИ-2020дә катнашырга бертавыштан ризалык бирде. Башка авыллардагы кебек, Новотроицкийда да су белән тәэмин итү, юллар проблемасы көнүзәк булып тора. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча (49 кеше риза, 7се – каршы) «Новотроицкий авылы урамнарында юлларга вак таш җәю» проекты сайланды. Наил Шәрифулла улы проектны тормышка ашыру өчен 1200000 сум акча кирәк, биләмә 145000 сум бүләчәк, халыктан кимендә 120000 сум җыю мөһим, иганәчеләр өлеше 120000 сум тәшкил итә, дип белдерде. Бу авылда яшәүче Айдар Фәйзуллин һәр йорттан 1000әр сум җыярга кирәк, дип тәкъдим итте, башкалар аның тәкъдимен хуплады, дүрт кешедән торган инициаторлар төркеме сайланды.

Акча артып калган очракта аны Новотроицкий авылы биләмәсен төзекләндерүгә тотарга карар ителде.
Читайте нас: