Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2019, 13:34

Суүткәргеч челтәрләр мөһимрәк

2019 елның 3 ноябрендә Күчем авылында Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча тәүге җыелыш үтте.

Авылда яшәүче 72 кешенең 43е җыелышка килде.

Чишмә авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Илгиз Уразмәтов элекке елларда авыл биләмәсендә әлеге программа буенча нинди проектлар эшләнүе турында сөйләде. Авыл халкы фикер алышканнан соң 2020 елда да әлеге программада катнашырга кирәк дигән уртак карарга килде. Биш кешедән торган инициаторлар төркеме сайланды, аның рәисе Рамил Кәримов.

Йомгаклау җыелышы 2019 елның 23 ноябрендә үтте, бу юлы анда 37 кеше катнашты. Халыкның проект сайлау буенча фикере бүленде: күпчелек тавыш суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлауга, юллар ремонтлауга 11, урамнарны яктыртуга 8 тавыш бирелде. Тавыш бирү йомгаклары буенча 2020 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында катнашу өчен «Суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлау» проекты сайланды.

Илгиз Зинур улы проектны гамәлгә ашыруга 1000000 сум таләп ителүен, Чишмә авыл Советы биләмәсеннән 100000 сум бүленәчәген, халыктан 130000 сум җыю таләп ителүен, иганәчеләр керткән өлеш 50 мең сум тәшкил итәчәген билгеләде.

– Димәк, һәр йорттан 2500 сум акча җыярга кирәк булачак, бу мөмкин эш дип уйлыйм, чөнки су һәркемгә кирәк! – дип мөрәҗәгать итте авылдашларына староста Р. Кәримов.

Акча артып калган очракта аны суүткәргеч челтәрләрне төзәтүгә тотарга карар ителде.
Читайте нас: