Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2019, 14:33

Бер көндә ике бәйрәм

23 ноябрьдә ислам дөньясы пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәлләмнең туган көнен – Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте, быел 15 ноябрьдә Чишмә поселогының хаҗи Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчетенең ачылуына да биш ел булды.

Район Мәдәният сараенда бу ике вакыйга уңаеннан бәйрәм оештырылды.

Анда Уфа шәһәре, республика районнары мәчетләреннән дин әһелләре, татар һәм башкорт эстрадасы артистлары, үзешчән сәнгать коллективлары килде.

Поселок мәчетенең имам-наибе Усман хәзрәт җыелучыларга мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдинның котлавын тапшырды һәм вәгазь сөйләде.

Мәчет имамнары һәм шәкертләре халыкны Мәүлид бәйрәме һәм Чишмә поселогында җәмигъ мәчет ачылу юбилее белән тәбрикләделәр. Уразбахты авылыннан Рәис хәзрәт Әминев үзе иҗат иткән «Бәхетлеләр» шигырен укып ишеттерде. Мәдәният сарае сәхнәсендә концерт номерлары белән Илсур Тайсин, Радик Динәхмәтов, Чишмәнең һәм башка районнарның үзешчән артистлары чыгыш ясады.

– Бүгенге көн – җаннарыбызның бәйрәме. Ислам һәм христиан дине вәкилләре барлык заманнарда үзара тату һәм бердәм яшәгәннәр, без күршеләр, бүлешер әйберебез юк. Уртак бурычыбыз – балалар тәрбияләү һәм аларны туры юлга бастыру. Бик күп балаларыбыз гыйбадәтханәләргә йөри, бу зур шатлык. Коръән дә, Библия дә Аллаһның барлыгын танырга, кешеләргә игелекле булырга чакыра, – диде әлеге чарада катнашкан Успение гыйбадәтханәсе побы Владимир атакай.

Бәйрәмнең тантаналы өлеше тәмамланганнан соң һәркем район Мәдәният сарае янында зур казаннарда пешерелгән тәмле пылаудан авыз итә алды.
Читайте нас: