Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 ноябрь 2019, 19:55

Акча артса – насос алыначак

2019 елның 16 ноябрендә Узытамак Мәдәният йортында Алкин авылы халкы өчен ППМИ программасын тормышка ашыру буенча йомгаклау җыелышы үтте.

Авылда 210 кеше яши, җыелышка килүчеләр – 44.

Алкин авыл Советы биләмәсе башлыгы Диләрә Бикташева Алкин авыл Советы халкы ППМИда берничә ел катнаша дип хәбәр итте, һәм әлеге программа буенча кайда нинди эшләр башкарылуын санап үтте. Алкинлыларга тәүге җыелышта «Чишмә районының Алкин авылында су башнясын һәм автоматиканы алыштырып су белән тәэмин итү челтәрен капиталь ремонтлау» һәм «Алкин авылы юлларын ремонтлау» проектлары тәкъдим ителгән иде, дип искә төшерделәр. Ул вакытта тавыш бирү юлы белән беренче проект сайланган. Йомгаклау җыелышында барысы да бу проект өчен тавыш биргән. Диләрә Зиннәт кызы бу эшләрне тормышка ашыру өчен 1300000 сум акча кирәк, дип белдерде. Авыл биләмәсе бу максатка 100000 сум бүлә, халыктан һәм иганәчеләрдән кимендә 10%, ягъни барлыгы 100000әр сум акча җыярга кирәк. Авыл халкы тәкъдиме буенча җыелышта һәр йорттан 1000әр сум акча җыярга карар ителде. Проект буенча эшләрне алып бару өчен тавыш бирү юлы белән җиде кешедән торган инициаторлар төркеме сайланды, аның рәисе – Эльвира Шәрипова.

Җыелыш барышында акча артып калса, аны резерв насос сатып алуга тотарга карар ителде.
Читайте нас: