«Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисының «Аванс акча янчыгын тулыландыру» функциясе белән.
Милек салымын түләү вакыты җиткәч акча автомат рәвештә түләнеләчәк. Әгәр физик затның милек салымы буенча бурычы булса, ул күчерелгән ЕНП исәбенә капланачак, салым түләүчегә бу турыда хәбәр ителәчәк. Салымнарны түләгәннән соң акча артып калган очракта салым түләүче аны кире кайтарып алу өчен салым органына гариза бирә ала.
ЕНПны салым түләүче үзе генә түгел, шулай ук өченче зат та түли ала, әмма артып калган акчаны кире кайтаруны салым түләүче генә таләп итә ала.