Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 ноябрь 2019, 14:54

Тылсымлы бәйрәм. Әзерлек башланды

Яңа елга кадәр бер айдан күбрәк вакыт бар, әмма 2020 елның килүе сизелә инде: кибетләрдә бәйрәм өчен кирәк-яраклар сатыла башлады, яңа елны кайда һәм кем белән каршылау турында сүз бара, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында репетицияләр үткәрелә.

Ә 18 ноябрьдә илдә Кыш бабайның туган көне билгеләнде, Бөек Устюгка бөтен илдән котлау открыткалары килде.

Республикада үзебезнең Кыш бабай бар, ул Башкортстан балаларыннан игелекле эшләр турында хатлар көтә. Иң эчтәлекле хат авторлары гадәттәгечә кышкы каникул көннәрендә Уфага бәйрәм чыршысына чакыру алачак. Агымдагы елда хатлар 25 ноябрьгә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителде: 450098, Уфа, «Деду Морозу» абонемент тартмасына яки [email protected] электрон почтага. Бәйгенең шартлары белән fondufa.ru сайтында танышырга мөмкин иде.

Яңа ел алдыннан Башкортстан Республикасында «Иң матур яңа ел шәһәрчеге» бәйгесе дә башлана. Җәмәгать территорияләрен төзекләндерү буенча бәйгедә катнашучылар төп приз өчен көрәшәчәк. Җиңүчеләр ике категория буенча сайлана: шәһәр округлары һәм шәһәр биләмәләре; авыл биләмәләре.

Комиссия боздан эшләнгән объектның художество дизайнын бәяләячәк, яктылык элементлары, иллюминацияләр куллану, яңа ел чыршысы куелуы һәм бәйрәмчә бизәлү, скульптур композицияләр, кардан ясалган сыннар, әкият персонажлары һәм таулар булуы исәпкә алыначак. Бәйге 10 декабрьгә кадәр үткәрелә, ә 19 гыйнварга кадәр йомгак ясала.

Беренче урын өчен 500 мең сум, икенче урынга 200 мең, өченче урынга 150 мең сум акча биреләчәк. Бу акчалар муниципаль берәмлекне төзекләндерүгә юнәлдерелергә тиеш.

Шушы көннәрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров «Башкортстан Республикасында Яңа 2020 елны бәйрәм итү турында»гы Указга кул куйды, ул хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылды. Оештыру комитетына республикада төп чыршы бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү йөкләтелә. Исегезгә төшерәбез, анда ел саен уку алдынгылары, олимпиадаларда һәм спорт ярышларында җиңүчеләр, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары, күп балалы аз керемле гаиләләрдән балалар чакырыла. Бу чара 20 декабрьдә үтәчәк. Һәр бала яңа ел бүләге алачак.

Хакимиятләргә, профсоюзларга һәм башка иҗтимагый берләшмәләргә карнаваллар, театрлаштырылган тамашалар һәм Яңа 2020 елны бәйрәм итүгә багышланган башка чаралар әзерләүгә һәм үткәрүгә боерык бирелде. Шулай ук үз акчаларына һәм җәлеп ителгән чаралар хисабына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, аз керемле гаиләләрдә үскән сабыйларга, ятимнәргә һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга Яңа ел чаралары үткәрергә һәм бүләкләр тапшырырга тәкъдим ителде.
Читайте нас: