Аның эшендә Башкортстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Башкортстанның авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов, шулай ук 54 районнан вәкилләр – авыл хуҗалыгы идарәлеге начальниклары, Дәүләт техника күзәтчелеге җитәкчеләре, баш инженерлар катнашты.
Фойеда күргәзмә эшләде, биредә профильле оешмалар вәкилләре авыл хуҗалыгы техникасы һәм кораллары турында сөйләделәр. Алар арасында үзебезнең республика вәкилләреннән тыш, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән – Мәскәү, Кемерово, Пермьнан килүчеләр бар иде.
Авыл хуҗалыгы министры семинарга эшлекле юнәлеш бирде.
– Гомумән алганда ремонт, капиталь ремонт һәм техника сату буенча хәлләр канәгатьләнерлек түгел. Ни өчен? Чөнки, республика районнары буйлап үткәндә әлегә кадәр иске, 1982 елгы «ДТ», «МТЗ» тракторларын күрергә була. Бу бигрәк тә төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнарга кагыла. Киләсе елның гыйнварыннан бишьеллык план башлана, шул вакыт эчендә безгә 3000 трактор, ашлык ургыч комбайннар сатып алу мөһим, – дип белдерде ул.
Илшат Илдус улы узган елда техника сатып алуга дәүләт ярдәме 1 млрд 300 млн сум тәшкил итүен, агымдагы елда аның 1 млрд 500 сумнан күбрәк булуын искә төшерде. Шул ук вакытта лизинг бик аз кулланыла: 670 млн сум алынган. Банктан кредит алуга караганда лизинг кулайрак булса да, 10 район бу программаны кулланып та карамаган.
– Дәүләкәндә эшләгәндә еш кына Чишмә районы аша үтәргә туры килә иде, һәм минем беркайчан да ташландык басулар күргәнем булмады. Бу хакимиятнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән эшне югары дәрәҗәдә оештыруы турында сөйли, – дип ассызыклады авыл хуҗалыгы министры.
Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, үз чиратында, район һәм агросәнәгать комплексы үсеше темплары белән таныштырды. Ул Чишмә районында да башка районнардагы кебек хәлләр күзәтелүен: күп хуҗалыкларның иген үстерү белән генә шөгыльләнүен, терлекчелеккә өстенлек бирелмәвен раслады.
– Бер чиктән икенче чиккә ташланырга, басуларга бер төрле генә культура чәчәргә ярамый, барысын да уйлап эш итәргә кирәк. Мисалга алсак, барысы да киң танылу алган рапс белән горчица чәчә башлады, ә аларны үстерү күп көч һәм чыгымнар таләп итә, нәтиҗәдә быел өметләр акланмады, – дип нәтиҗә ясады Флүр Зинур улы.
БР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Иофинов техникага сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында сөйләде:
– Күпчелек хуҗалыкларда техника урамда тора, ә бит ул арзанлы түгел. Җылы урыннар булдырылды, әмма алар кулланылмый. Дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелсә дә, бөтенләй техника сатып алмаган районнар бар, – диде ул.
Башкортстан Республикасында бер ашлык комбайнына 478 гектар йөкләнеш төшүе гаҗәп тә түгел (ул күп дигәндә 350 га булырга тиеш).
Павел Августович хәбәр итүенчә, республикадагы чөгендер казучы комбайннарның 58 процентына ныклы ремонт таләп ителә, ягъни җитди эш көтә. 2018 елда республиканың ремонт предприятиеләрендә техниканы яңартып коруга 120 млн сум, 2019 елның 10 аенда 179 млн сум субсидия бирелгән. Республикада махсуслаштырылган 36 предприятие бар, аларны ремонтлауга киткән чыгымнарга субсидия бирелә, ә запас частьлар эшләү һәм җыю белән шөгыльләнүче предприятиеләр саны – 26.
Имгәнү очракларына килгәндә исә, министр урынбасары агымдагы елда үлемечле тәмамланган очраклар артты һәм 10 айда БР АПК предприятиеләрендә 13 очрак теркәлде (үткән елда 12), дип хәбәр итте.
Илшат Фәзрахманов БР Дәүләт техника күзәтчелеге начальнигы Ринат Галимовка мөрәҗәгать итеп, киләсе ел Торак пунктлар эстетикасы елы дип игълан ителүен искә алып, бакчалардагы һәм йорт алларындагы иске һәм ташландык техниканы тәртипкә китерергә чакырды.
Ринат Галимов үз чыгышында хуҗалыкларда техника ремонтлауның озакка сузылуын һәм квалификацияле кадрлар җитмәвен БР Дәүләт техника күзәтчелеге эшендәге төп проблемаларның берсе дип атады. Шулай ук, кисәтү эшләре алып барылуга карамастан, АПК транспорты катнашлыгындагы юл фаҗигаләре була, агымдагы елда шундый җиде очрак теркәлгән.
Семинар барышында авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов 2020 ел башыннан техника сатып алуга субсидия бирү тәртибе янәдән каралачак, һәм ул беренче чиратта сөт һәм ит җитештерүче хуҗалыкларга биреләчәк, игенчелек белән генә шөгыльләнүче хуҗалыклар әлеге чиратның азагында тора, дип белдерде ул.
БР Дәүләт хезмәт инспекциясенең хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Азамат Салихов республика буенча производствода имгәнү очракларының кимүен хәбәр итте (производствода 25 хезмәткәр һәлак булган, бу үткән елдагыга караганда 9га азрак; 81 хезмәткәргә авыр зыян килгән, бу да узган ел белән чагыштырганда 9га азрак), әмма, элегрәк билгеләнүенчә, бу уңай динамика АПК өлкәсенә кагылмый. Производствада имгәнү очракларының күп булуы хәвефле шартларда эшләүгә, шулай ук эш бирүченең хезмәтне саклау чараларына чыгымнарны киметүенә бәйле.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, «Башсельхозтехника» ДУСПның Чишмә филиалы яхшы яктан билгеләнде – 2019 елның 10 ае йомгаклары буенча түләнгән салымнар һәм җыемнар күләме буенча алда барган предприятиеләр исәбендә. Технологик таләпләрне үтәү буенча ул алдынгы предприятиеләрнең берсе.
Рәсми өлештән соң семинарда катнашучылар өчен Чишмә предприятиеләренә экскурсия оештырылды, аерып әйткәндә, «Башкир-Агроинвест» җәмгыятендә яңа ремонт мастерское күрсәтелде. Чит илдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлауда махсуслашкан «Росагросервис» җәмгыяте вәкилләре хезмәттәшләренә үзләрендәге эш барышы турында сөйләделәр. Делегация «Башсельхозтехника» ДУСПның моторлар цехын да карады, анда да алдынгы тәҗрибә алу мөмкинлеге бар.