Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь 2019, 11:37

Әдәбиятка таба йөз адым

Республикада «Туган телгә 100 адым» акциясе башланды, ул балаларны һәм яшьләребезне нәфис әдәбият укуга, туган тел өйрәнүгә җәлеп итүгә, киң җәмәгатьчелек арасында республика язучылары иҗатын популярлаштыруга багышлана.

Аңа бер елдан соң, 14 декабрьдә, шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә йомгак ясалачак.

Акция өчен махсус Башкортстан язучыларының йөз китабы исемлеге төзелгән. Алар исәбендә Мостай Кәрим, Мәҗит Гафури, Рәшит Шәкүр, Газим Шәфыйков, Җәлил Киекбаев, Һәдия Дәүләтшина, Баязит Бикбай, Зәйнәп Биишева китаплары да бар. Тулы исемлек белән Башкортстан Республикасының Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә сайтында танышырга мөмкин.

– Мәктәпләрдә туган телне укыту сәгатьләре киметелә. Ул гына да түгел, гаиләдә туган телдә аралашу да югалып бара, – диде акциягә багышланган «түгәрәк өстәл» утырышында БР Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе Константин Толкачев. – Ел саен, аеруча яшьләр арасында, китапны гомумән укымаучылар саны арта бара. Нәтиҗәдә кайбер яшьләр үз фикерен дә авырлык белән генә аңлата ала. Өлкән буын сөйләм культурасы үрнәген күрсәтергә тиеш. Үз тормыш тәҗрибәбездән чыгып кешене эшенә карап кына түгел, әйткән сүзләренә карап та бәяләүләрен яхшы беләбез, ә ул сүз җимерергә түгел, тәрбияләргә тиеш.

Ул илебезнең кайчандыр иң күп укучы ил булуын, хәзер бар да үзгәрүен билгеләде. Статистика буенча, рәсәйлеләр китап укуга уртача алганда тәүлегенә тугыз минут вакытын бүлә, бу вакыт та кими бара.

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының элекке ректоры Раил Әсәдуллин акция йомгаклары буенча республикада яшәүче һәркем Язучылар берлеге тарафыннан тәкъдим ителгән 100 китаптан тыш, үзе өчен мөһим булачак 100 китапны укый алыр дигән ышаныч белдерде.

Язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев яшьләрне проектта актив катнашырга чакырды. Аның сүзләренә караганда, бу акция китап укучылар белән аралашырга, алар өчен язучылар белән очрашулар үткәрергә ярдәм итәчәк.

«Түгәрәк өстәл» барышында мәктәпләрнең һәм китапханәләрнең проектта катнашу форматы, башкорт авторлары китапларын укучыларга китап сату нокталарында, электрон төрдә тәкъдим итү, йөз китап исемлеген үзгәртү һәм арттыру мөмкинлеге тикшерелде.

– Безнең төбәк язучыларга, шагыйрьләргә бай, үзебезнең әдәби традицияләребез бар. Язучылар берлегендә яңа исемнәр күренә, заманча хикәяләр, повестьлар, романнар, шигырь җыентыклары басылып чыга, – диде Константин Толкачев.

Фото: Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә
Читайте нас: