Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 ноябрь 2019, 14:00

Бушлай түгәрәкләргә сертификатлар бирелә

Башкортстанда яшәүче ата-аналарга балаларын түгәрәкләргә һәм секцияләргә бушлай йөртү өчен электрон сервис ярдәмендә сертификатлар бирелә.

Республикада әлеге дәүләт ярдәме чарасы 2019 елның 1 октябреннән башланды. Балага өстәмә белем бирү мәсьәләсендә кемнәр дәүләт ярдәменә исәп тота ала һәм моны ничек эшләргә кирәклеген «Электрогазета» материалында укыгыз.


Бу нинди сертификат?

Сертификат – баланың дәүләт тарафыннан бирелгән акча исәбенә өстәмә белем бирү программалары буенча уку хокукы. Ул балаларны өстәмә белем бирүнең югарырак сыйфатлы программалары белән тәэмин итә. Сертификат электрон реестрда язылуны күз уңында тота. Сертификат бирелү, аның исәбеннән алынган һәм калган акчалар турындагы мәгълүмат «Башкортстан Республикасы балаларының өстәмә белем алу навигаторы» сайтында ата-ананың (законлы вәкилнең) шәхси кабинетында урнашкан.


Кемнең сертификат алуга хокукы бар?

Балаларны бертигез дәрәҗәдә өстәмә белем бирү программалары буенча укытуга сертификат белән тәэмин итү максатында 5 яшьтән башлап 17 яшькә кадәр һәр балага сертификатлар бирелә.


Сертификат алу тәртибе

Ата-аналарга «Башкортстан Республикасы балаларының өстәмә белем алу навигаторы» сайтында (р02.навигатор.дети) теркәлү: регистрация вакытында әзер җавапларны кулланып барлык графаларны тутыру; пароль уйлап табу һәм аны саклау; танышып чыктым һәм конфиденциальлек сәясәте һәм кулланучылар килешүе белән килешәм, дигән графага галка кую мөһим. Электрон почтага раслау өчен хәбәр җибәреләчәк, шуннан башка Навигаторның кайбер хезмәтләреннән файдаланып булмаячак. Арытаба хаттагы ссылка буенча күчәргә. Шәхси кабинетка керү өчен ФИОга басарга. ДЕТИ дигән урында балагыз яки балаларыгызның исем-шәрифләрен язарга. Әзер җавапларны кулланып графаларны тутырырга. Сертификат алуга гариза җибәрергә («Получить сертификат» төймәсенә басарга). Биш яшькә кадәрге балаларга сертификат алырга кирәкми. Аны 5–17 яшьлекләр генә алала. Номер күренгәч бала турындагы мәгълүматларны раслау мөһим. Моның өчен документлар: әтисенең яки әнисенең паспорты, баланың туу турындагы таныклыгы, СНИЛС белән бала түгәрәкләргә/секциягә йөреячәк өстәмә белем бирү учреждениесенә бер тапкыр килергә кирәк.

Бала һәм сертификат турында мәгълүмат өстәмә белем бирү учреждениесендә расланганнан соң, сертификат исәпкә куела.

Әлеге сертификатка акча күчерелсен өчен учреждениедә сертификат номиналы исәпкә күчерелү турында гариза язу мөһим.


Альберт Камаев, «Электрогазета»

Олег Яровиков фотосы
Читайте нас: