Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 ноябрь 2019, 14:25

Үпкә ялкынсынуы сәбәпле карантин

Сәламәтлегегез

«Мәктәптә 12 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы буенча карантин игълан ителде.

Балаларны табиблар караячак. Барлык дәресләр бер сыйныф бүлмәсендә үтәчәк», – Уфада ата-аналар сыйныф җитәкчеләреннән шундый хәбәр алган.

Элегрәк Ura.ru басмасы Свердловск өлкәсендә Новоуральскида пневмониянең шул төре таралу турында хәбәр итте. Авыручылар санының 2019 елның җәеннән бирле артуы күзәтелә. Мәктәпләр карантинга ябыла, дәваханә палаталары тула, өстәмә урыннар әзерләнә.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы дәваханәләрдә урын юклыгы турында октябрь урталарында ук хәбәр иткән иде.

«Үпкәсе ялкынсынган баланы дәваханәгә салдым. Поликлиникадан юллама алып, әзер рентген карточкасы белән госпитальгә ятканчы өч сәгать вакыт узды. Кабул итү бүлмәсе халык белән тулган. Дәваханәгә яту өчен 5–7 кеше чират көтә, өстәвенә «ашыгыч ярдәм» белән килүчеләр дә бар. Пневмония, бронхит, башка чирләр. Кызым коридордагы соңгы койкага ятты. Башка урын юк. Чирлеләр күп», – дип язган 14 яшьлек кызның әнисе Кристина Әфләтунова.
Белешмә

Дәваханәдән тыш пневмония – үпкәләр ялкынсынуы, ул стационарга ятканчы барлыкка килә яки дәваханәгә салганнан соң бер-ике тәүлектән ачыклана. Үпкә ялкынсынуының бу төре шулай ук өй яки амбулатория пневмониясе дип тә атала, дип хәбәр ителә Рәсәй кулланучылар күзәтчелеге сайтында.

Үпкә ялкынсынуы һава-тамчы юлы белән, микроблы һаваны сулаганда йога. Грипп кебек вируслы чир белән яисә салкын тидереп авырганнан соң үпкә ялкынсынуы хәвефе тагын да арта.

Кискен үпкә ялкынсынуы булганда түбәндәге билгеләр күзәтелә: температура күтәрелә, тән калтырый; коры яки какырыклы ютәл башлана; тын кысыла – сулыш алу авырлаша; сулаганда күкрәк читлеге авырта; канда лейкоцит күрсәткечләре – ялкынсыну күзәнәкләре күбәя.

Шулай ук авыр очракларда гомуми билгеләр: кинәт хәл бетү, ашыйсы килмәү, буыннар авырту, эч китү, укшыту һәм косу, тахикардия (пульс ешаю), артериаль кан басымы төшү борчырга мөмкин.
Читайте нас: