Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь 2019, 12:22

Ә сез грипптан прививка ясаттыгызмы?

Грипп эпидемиясе елның салкын вакытында башлана.

Халыкка вакцина ясау әлеге авыруны кисәтүнең ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы булып тора.

Республикада гриппка каршы прививка кампаниясе дәвам итә. Әлеге вакытта «Хәвеф янаган контингент» (коллективлардагы балаларга, мәктәп укучыларына, мәгариф учреждениеләре һәм медицина өлкәсе хезмәткәрләренә, авырлы хатыннарга, армиягә алынучыларга, хроник чирлеләргә, эшчеләрнең кайбер категорияләренә) федераль бюджет акчасы исәбенә прививка ясала.

Чишмә районында федераль бюджет исәбенә бушлай вакцина кадау (23710 микъдар) планына ярашлы, 15738 кешегә, шул исәптән 4688 балага, 590 медицина хезмәткәренә, 930 мәгариф учреждениесе хезмәткәренә, 60 яшьтән өлкән 5780 кешегә прививка ясалган. Тәэмин итүдә тоткарлык булу сәбәпле, вакциналаштыру планга ярашлы үтәлми. Район буенча шулай ук башка чыганаклар (оешмалар исәбенә, үз исәбеңә) вакциналаштыру да бара. 330 хезмәткәргә предприятиеләр исәбенә вакцина ясалган, «РЖД» җәмгыятенең 500 хезмәткәре дә аларга кушылган. Табиблар эпидемияне кисәтү һәм хезмәткәрләрнең күпләп больничныйга китүе сәбәпле кайбер предприятиеләр һәм оешмалар ябылмасын өчен җитәкчеләргә предприятие исәбенә үз хезмәткәрләренең 75 процентына прививка ясатырга киңәш бирә.

Чишмә районында әлегә халыкның 30 процентына гына прививка ясалган, гомумән алганда 45 процентына ясау мөһим.

Грипп авыруы өзлегүләргә китерү белән хәвефле. Әлеге вакытта район территориясендә кискен респиратор вируслы инфекциянең авыр формалары белән чирләүчеләр теркәлмәгән. Әмма үпкә ялкынсынуы очраклары еш, 1 гыйнвардан октябрьгә кадәр якынча 200 кеше теркәлгән.

– Авыруның беренче билгеләре күренү белән даруханәгә түгел, медицина ярдәме сорап дәваханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу очракта без грипп яки ОРВИ белән авыручылар, бигрәк тә балалар медицина учреждениесенә килеп йөрмәсен һәм башкаларга йоктырмасын өчен табибны өйгә чакыртырга тәкъдим итәбез, – диде Чишмә үзәк район дәваханәсенең табиб-эпидемиологы Наил Вәлиәхмәтов.

Чирдән өзлегү булмасын өчен гриппны үз вакытында кисәтергә һәм дөрес дәваланырга кирәк. Халыкны вакциналаштыру дәвам итә, шуңа күрә һәркем гриппка каршы прививка ясата ала.
Читайте нас: